Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Ел башыннан Татарстанда балалар ышаныч телефонына сигез меңгә якын шалтырату килгән

Ешрак гаиләдәге конфликтлар, шәхси проблемалар һәм укуда өлгермәү белән бәйле мөрәҗәгатьләр булган.

2021 елның беренче кварталында Татарстанда балалар ышаныч телефонына сигез меңгә якын шалтырату килгән. Бу хакта «Татар-информ» корреспондентына ТР Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Алла Кондратьева сөйләде.

«Узган ел безгә 32,8 мең шалтырату килгән, бу елның беренче кварталында — 8 меңгә якын булды. Бу вакыт эчендә 4,5 мең сыйфатлы хезмәт күрсәтелде. Калганнары ялгыш я шаярып шалтыратулар булды, яки сөйләшмичә телефонны куялар», — дип аңлатты агентлык әңгәмәдәше.

Ул гаиләдәге конфликтлар, шәхси проблемалар һәм укуда өлгермәү белән бәйле мөрәҗәгатьләрнең ешрак булуын әйтте. 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев