Экспозициядә – сугыш геройлары
Хәтер һәм кайгы көне алдыннан туган якны өйрәнү музеена килүчеләр игътибарын Бөек Ватан сугышы турындагы экспозиция җәлеп итте.
Үткәндәге предметларда тарих, сугыш куркынычын кичергән кешеләрнең уй-фикерләре, хис-кичерешләре саклана. Монда якташ-геройларның фотосурәтләре, шәхси әйберләре: каскалар, фляжкалар, сапер көрәкләре саклана. Ерак кырыгынчы елларда яу кырларында аларны безнең ата-бабаларыбыз кулланганнар, алар авыр минутларда исән калырга ярдәм иткәннәр.
Музейда булучылар фронттан өч почмаклы хатларны аерым дулкынлану хисләре белән карыйлар. Бу якташларның яу кырыннан җибәргән хатлары аларның әниләренә, хатыннарына, апа-сеңелләренә килеп җиткән, аларда якын кешеләренең исән-имин кайтачагына өмет чаткылары уятканнар.
Экспозициядә якташыбыз 1945 елда Кызыл мәйданда Җиңү парадында катнашкан генерал-майор Алмас Әдһәмовның шәхси әйберләре урнаштырылган.
– Сугышчан дан бүлмәсендә ай саен мәктәп укучылары өчен музей дәресләре, каһарманнар белән очрашулар үткәрелә, – дип сөйли музей директоры Наталия Куштукова. – «Ватанга хезмәт итәм» иҗтимагый оешмасы вәкилләре даими рәвештә утырышлар уздыралар, яшьләрне патриотик тәрбияләү, бүгенге каһарманнарның хәтерен мәңгеләштерү мәсьәләләрен хәл итәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев