Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Экология министры Александр Шадриков Аксубай районында төзелә торган буада, гөмбә цехында һәм чистарту корылмаларында булды

Аксубай районында эш сәфәре белән Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков булды. Район башлыгы Камил Гилманов белән бергә Татарстанның баш экологы социаль объектларда, төзелә торган буада, гөмбә цехында, чистарту корылмаларында һәм май заводында булды.

Район буенча сәфәр Иске Мокшино авыл җирлегендә яшәүчеләр белән очрашудан башланды. Җирлек башлыгы Татьяна Зюзина мәгариф учреждениеләрен ремонтлау график нигезендә алып барылуын билгеләп үтте.

Быел үзара салым программасы буенча 340 мең сум акча җыелган. Республика финанславыннан соң бу сумма дүрт тапкыр арткан. Акча юлларга вак таш җәюгә юнәлдерелгән.

Әлеге төбәктә туып-үскән Анатолий Самаренкин тарафыннан авыл өчен күп нәрсә эшләнде. Гыйбадәтханә төзелде, Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм репрессия корбаннарына һәйкәлләр куелды, чишмәләр төзекләндерелде. Ә гөмбә заводы ачылу белән яңа эш урыннары булдырылды.

Александр Шадриков үз вакытында Чүпрәле районы башлыгы булып торды, шуңа күрә аңа һәр көнне муниципалитет җитәкчесенә хәл итәргә туры килә торган проблемалар да, авыл кешеләренең ихтыяҗлары да яхшы таныш. Кече ватан өчен җан атып йөрүче кешеләр булганда, бу сөендерә генә.

Экология министры, район башлыгы һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин белән бергә гөмбә цехында булып, ихтыяҗ зур булган продукция җитештерү белән танышты. 2016 елда эшсезлектән өметсез калган авыл кешеләре үтенече буенча Анатолий Самаренкин цех төзүне башлап җибәрә, аны бүген завод дип әйтергә була.

Эшкуарны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хуплый, җиһазлар сатып алуга һәм техник модернизацияләүгә грантлар бүлеп бирелә. Узган ел биредә гөмбә үстерү нигезен булдыру буенча яңа цех эшләтеп җибәрелгән иде, шуннан соң беренче тапкыр бер дулкыннан 700 килограмм гөмбә җыйдылар.

Моннан тыш, хуҗалык суган эшкәртүгә һәм киптерүгә керешкән. Иске Мокшино авылында ТР ГИСУ заказы буенча буа капиталь ремонтлана. Подрядчы булып “Татмелиорация “ТК” ААҖ тора. Проектның гомуми бәясе – 9,5 миллион сум. Экология министры буаның гидротехник корылмасын карады.

Бүгенге көндә, проект нигезендә, биредә үзәнне чистартканнар, аны тирәнәйткәннәр, ярларны ныгыттканнар, чишмәләр өчен дренаж системасы ясалган һәм гидротехника корылмасы урнаштырганнар. Александр Шадриков биредә ял итү зонасын

төзекләндерергә тәкъдим итте. Матур урын туристлар өчен фотозона да булырга мөмкин. Экология министрына Аксубайның биологик чистарту корылмалары эшен күрсәттеләр. Объектның территориясе 2,7 гектар, ул “Нурлат җылылык челтәрләре”ААҖ ведомствосында тора. Ул металл койма белән әйләндереп алынган, участок эчендәге сукмакларга һәм керү юлларына асфальт түшәлгән, чәчәк түтәлләре шау чәшчәктә утыра.

Койма эчендә чистарту корылмалары булуын беренче караштан ук билгеләп тә булмый, чөнки бернинди ис тә юк. Чистарту процессын лаборатория җайга сала. Министрга һәм район башлыгына чистарту процессының ничек барганын, юынтык суларның кая агуын һәм тере бактерияләр ярдәмендә ничек чистартылуын күрсәттеләр. Чистартылганнан соң резервуарда чип-чиста су кала, ул техник максатлар өчен яраклы...

– Бүгенге көндә чистарту корылмаларының үткәрү мөмкинлеге тәүлегенә 400 кубометрга кадәр тәшкил итә, – дип аңлатты җитәкче. – 2021 елда 2800 кубометрга ләм мәйданчыкларын ремонтлау планлаштырылган. Чистарту корылмаларының куәтен арттыру өчен, проект-тикшеренү эшләренә генә дә 2, 1 млн сум акча кирәк. Әмма район үзәге өчен бик мөһим, – дип уртаклашты Нурлат җылылык челтәрләре җитәкчесе Рамил Шәрәпов. – Район башлыгы билгеләп үткәнчә, әгәр берничә ел элек аксубайлылар урамнар буенча аккан юынтык сулар, сасы истән интеккән булсалар, бүген моны берәү дә хәтерләми.

Әмма, аның сүзләренә караганда, якын киләчәктә объектның куәтен һәм чистарту үткәрүчәнлеген арттырырга кирәк – бистә үсә һәм канализация челтәре үзәкне кенә түгел, шәхси йортларны да колачларга тиеш.

Александр Шадриков һәм Камил Гилмановка тагын бер чистарту локаль корылмаларын Аксубай май заводында җитәкче Илшат Фәйзрахманов тәкъдим итте. Биредә юынтык сулар, беренче чиратта, майлар һәм сөт кислотасы белән пычранган, ул Аксубайның чистарту корылмаларының гомуми үзәк челтәренә эләгә, барлык тере микроорганизмнарны «ашый». Хәзер биредә барысы да нормаларга һәм стандартларга туры килә, территориядә дә, аннан читтә дә ис юк.

– Ике ел туктап торганнан соң монда май һәм сыр җитештерү җайга салынды, әмма әче сөт продукциясе җитештерү дә табышлы булыр иде, – дип билгеләп үтте район башлыгы. – Әмма иң мөһиме – заводта эш урыннарын саклап калу. Якын киләчәктә продукция җитештерүне икеләтә арттырырга планлаштырабыз.

Министр да җитештерүчеләр һәм эшкәртүчеләрнең үзара хезмәттәшлеге ягыннан үз фикерен белдерде.

– Сезгә, район башлыгы буларак, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм завод эшчәнлеген җайга салу – бик гади, чөнки алар бер территориядә эшли. Александр Шадриков май заводы җитәкчесе һәм коллективы белән аралашты, бәйрәм – Респубдлика бәйсезлеге көне алдыннан аның тормышын кыскача тасвирлады.

Районга эшлеле сәфәре ахырында республиканың баш экологы Мазилин урамында аксубайлыларның булачак ял итү зонасы урынында төзелеш эшләренең барышы белән танышты.

 

Күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карагыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев