Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Егетләр Ватанга хезмәт итәргә киттеләр

Бүген армиягә алынучыларны ТР Хәрби комиссариатының җыелу пунктына чираттагы озату булды.

17 егет өчен бу көзге иртә тантаналы да, шул ук вакытта дулкынландыргыч һәм сагышлы да булган мизгел булып истә калачак.

Яңа Думадан Айназ Абраров, Яңа Кармәттән Линур Нуретдинов, Кисадан Данила Харитонов, Яңа Аксубайдан Станислав Паиров, Федоровка поселогыннан Игорь Ярмушкин, Татар Сөнчәлесеннән Әлфис Сәйфетдинов, Мюдтан Андрей Сухалов, Иске Ильдеряктән Олег Зольников, Яңа Ильдеряктән Никита Муртазин, аксубайлы Айдар Искәндәров, Түбән Баландадан Родион Мартынов, Беловкадан Леонид Константинов, Яңа Үзидән Ермак Тойменев, Такталыдан Инсаф Шәрифуллин, Яңа Тимошкинодан Дмитрий Чудинов, Черемушкидан Евгений Иванов, Иске Чуаш Адәмсуыннан Антон Марков ВАтан алдындагы бурычларын үтәргә киттеләр.

Армиягә алынучыларны озатырга йөзләгән кеше җыелды – туганнары, дуслары, танышлары, шулай ук район, оешма җитәкчеләре, «Ватанга хезмәт итәм» иҗтимагый оешмасы вәкилләре.

Тантаналы митингны район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов ачты.

– Ватанга хезмәт итү – һәр кешенең тормышында мөһим этап. Бу мактаулы миссия, сез аны намус белән үтәрсез дип ышанабыз, – дип билгеләп үтте ул. – Сез – чын ир-егетләр. Сезнең алда – зур якты юл. Сезнең алда Ватанны яклаучылар булу, ә еллар үтү белән гаилә корып, яхшы әти булу, балалар үстерү, намуслы хезмәт кую бурычы тора. Хәерле юл, егетләр!

Үзәк хәрби округы инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов, Ватанга дистәләрчә еллар хезмәт иткән кеше буларак, булачак солдатларга хәер-фатихалы сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

–Сез хәрби фән нигезләренә төшенү өчен армиягә барасыз, – диде ул. – Бу бик җаваплы. Хәрби фәнне лаеклы өйрәнегез. Бу бер ел вакытны үзегез өчен максималь файда белән үткәрегез. Һәм сезгә дә шуны кабатлап әйтәсем килә, куркынычсызлык чараларын үтәгез, бу сезне армиядә хезмәт иткән вакытта бөтен бәла-казалардан һәм бәхетсезлекләрдән саклап калачак.

«Ватанга хезмәт итәм» ветераннар хәрәкәте исеменнән яңа армиягә алынучыларга чик буе гаскәрләре берлеге җитәкчесе Алексей Бобов иң изге теләкләрен җиткерде.

Миссионерлык эше буенча благочинный ярдәмчесе иерей Антоний Рыбочкин да егетләргә үз фатихасын бирде.

–Сезгә 2025 елның 9 маенда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел тулган истәлекле елда хезмәт итәргә туры киләчәк. Сезгә чын күңелдән Ватан алдындагы бурычны лаеклы үтәвегезне телим. Ходай ярдәме белән яхшы хезмәт итеп, якыннарыгыз янына исән-сау кайтырга язсын!

Район мөхтәсибәте вәкиле Шакирҗан Сыраев егетләргә хәрби хезмәткә фатиха биреп, алар хөрмәтенә дога укыды.

Автобуска утырыр алдыннан һәр призывникка районнан бүләк – кәрәзле телефон тапшырылды. Булачак ватан сакчылары якыннары белән саубуллаштылар һәм автобус районның төп мәйданыннан юлга кузгалды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев