Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Эчке эшләр министрлыгы чит ил паспорты бирүнең яңа кагыйдәләренә ачыклык кертте

Бу хезмәтне күрсәтү белән Россия Тышкы эшләр министрлыгы һәм аның чит ил вәкиллекләре шөгыльләнә.

Россия Эчке эшләр министрлыгында чит ил паспорты бирү буенча яңа административ регламентта барлыкка килгән үзгәрешләрне аңлаттылар. Ул 30 майда үз көченә керә.

Элегрәк кайбер массакүләм мәгълүмат чаралары россиялеләргә, шул исәптән чит илдә яшәүчеләргә документлар бирү хәзер Россия территориясендә генә мөмкин булачак, дип язган иде. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

РИА Новости адвокаты Сергей Бадамшин сүзләренчә, Эчке эшләр министрлыгы боерыгы чит илдә паспорт алырга теләгән гражданнарга берничек тә йогынты ясамый. Бу хезмәтне күрсәтү белән Россия Тышкы эшләр министрлыгы һәм аның чит ил вәкиллекләре шөгыльләнә. Ә массакүләм мәгълүмат чараларында чыккан мәгълүмат дөреслеккә туры килми, дип өстәде юрист.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев