Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Дустыбыз һәм хезмәттәшебезнең якты истәлегенә

Педагогик хезмәт ветераны Горбунов Георгий Васильевич арабыздан китте.

Георгий Горбунов 1951 елның 22 сентябрендә Иске Ильдеряк авылында дөньяга килә. Гаиләдә икенче бала буларак, әтисенә колхоз басуында һәм фермада ярдәм итеп, крестьян хезмәтен бала чагыннан ук татып үсә. Урта мәктәпне тәмамлап, армиягә алынганчыга кадәр, колхоз производствосында эшләргә өлгерә.

Ракета гаскәрләрендә хезмәт итә. Минзәлә техникумында зоотехник белгечлеге дипломы алып, Красные герои исемендәге колхозда комплекслы бригаданы җитәкли. Бу чорда колхозда терлекчелек биналары, колхоз идарәсе бинасы, Уишь елгасы аша күпер, ындыр табагы һәм башка мөһим объектлар торгызыла.

Нәтиҗәдә җитештерү күрсәткечләре арта.

1983 елда, ул вакытка читтән торып Ульян педагогия институтын тәмамлаган Георгий Васильевичны мәктәпкә биология укытучысы итеп чакыралар, монда аның педагогик таланты ачыла. Георгий Васильевич һәр укучы белән уртак тел таба алды, аның «авыр» тәрбияләнүчеләре юк иде. Мәгариф системасында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Георгий Горбунов «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесенә лаек була.

Лаеклы ялда да Георгий Васильевич әйләнә-тирәдәге хәлләргә битараф кала алмады.

Авыл җирлегендә бер генә игелекле инициатива да, бер генә башлангыч та аңардан башка тормышка ашмады. Ул авылны төзекләндерүдә актив катнашты, җирле туган як тарихын өйрәнү музеена нигез салуга һәм аны тулыландыруга зур өлеш кертте. Һәр экспонат, үз урынын биләгәнче, аның кулы аша үтте.

Безнең барыбыз өчен дә, иптәшләребез һәм элеккеге хезмәттәшләребез өчен дә Георгий Васильевичның бакыйлыкка күчүе авыр югалту булды. Дустыбыз һәм хезмәттәшебезнең якты образы безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр.

С.М. Маклаков, В.К. Альметкин, М. В.Пикмуллин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев