Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Дүшәмбедән Казанда грипп һәм ковидтан метро янында прививка ясатырга мөмкин

Казанда дүшәмбедән, ягъни 12 сентябрьдән башлап, метрополитен станцияләре янында гриппка һәм яңа коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясатырга мөмкин булачак.

Бу хакта шәһәрнең Сәламәтлек саклау идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Прививканы Җиңү Проспекты, Кәҗә бистәсе, Яшьлек һәм Авиатөзелеш станцияләре янында ясатып булачак.

Вакцинацияләүнең мобиль пунктлары көн саен 8.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр эшли. 13.00 – 14.00 сәгатьтә тәнәфес.

Метро станцияләре янында вакцинаның ике дозасын да 21 көн аерма белән салдырырга мөмкин булачак. Прививка ясатырга килгәндә паспорт, полис һәм СНИЛС булырга тиеш.

«Грипптан –  «Совигрипп», ковидтан «Спутник V» вакцинасын кадатырга, шул исәптән борын аша салына торган ысул белән дә ясатырга мөмкин булачак», – дип өстәделәр шәһәр идарәсендә.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев