Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Думага дача амнистиясенең 1 июньнән үз көченә керүе турында закон проекты тапшырылды

Бу гражданнарның күчемсез милеккә һәм җир кишәрлекләренә хокукын рәсмиләштерү процедурасын гадиләштерергә ярдәм итәчәк, дип белдерде Крашенинников.

Дәүләт Думасының дәүләт төзелеше һәм закон чыгару комитеты рәисе Павел Крашенинников Думага дача амнистиясе турындагы законның үз көченә керү вакытын агымдагы елның 1 сентябреннән 1 июньгә күчерүне күздә тоткан канун проектын тапшырды. Депутат чәршәмбе көнне журналистларга шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Дача амнистиясенең үз көченә керү вакытын 2022 елның 1 июненә күчерергә тәкъдим ителә, планлаштырылган срок – 2022 елның 1 сентябре», - диде Крашенинников. Аның сүзләренчә, бу гражданнарның күчемсез милеккә һәм җир кишәрлекләренә хокукын рәсмиләштерү процедурасын гадиләштерергә ярдәм итәчәк.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев