Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Дөнья яктысын күрмиләр, музыканы сизәләр «ТНВ» республика иҗтимагый хәрәкәте Аксубайда «Мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәм» проектын гамәлгә ашырды.

Чара балалар сәнгать мәктәбендә узды. Биредә Казан консерваториясе, музыка училищесы студентлары һәм сәламәтлекләре чикләнгән талантлы балалар – Казанның 18нче мәктәбе укучылары концерт куйдылар.

Проектны «Татарстан-Яңа гасыр» Югары Советы башкарма комитеты рәисе, депутат Алсу Тарханова һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова ярдәме белән гамәлгә ашырдылар.

 

– Без әле мөмкинлекләре чикле балалар өчен җитәрлек эшләмибез, – дип билгеләп үтте чара ачышында район башлыгы Камил Гилманов. – Мондый проектны ниятләгәнегез һәм тормышка ашырганыгыз өчен рәхмәт. Ул балаларга гына түгел, ә ата-аналарга, педагогларга да юнәлдерелгән, алар бергәләп үзенчәлекле балаларның сәләтләрен үстерү һәм аларга тормыш юлы төзергә ярдәм итү өчен көч куялар. Без аны һичшиксез хупларбыз.

Депутат Алсу Тарханова фикеренчә, һәр кеше бер үк мөмкинлекләр белән туа. Ләкин ниндидер сәбәпләр аркасында кешеләрдә физик чикләүләр барлыкка килә, алар безнең һәрберебез кебек үк эшли алмыйлар. Ләкин алар арасында да сәләтлеләр бар. Бу турыда ул чарада катнашучылар белән уртаклашты.

– Ләкин бу мөмкинлекләре чикле кешеләрнең талантлары азрак дигән сүз түгел. Алар шулай ук максатчан. Бердәнбер нәрсә – алар безнең ярдәмгә мохтаҗ. Алар зур уңышларга ирешә алалар. Һәм без моны бүген сезгә исбатларбыз! – дип сәламләде җыелучыларны Алсу Тарханова.

Балалар да, ата-аналар да Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе студентлары һәм укытучыларының чыгышларын, Казан музыка көллияте студенты чыгышын тын алмыйча тыңладылар. Чөнки авыл тамашачысына скрипка, виолончель һәм классик музыканың профессиональ башкарылуын ишетү бик сирәк насыйп була.

Физик мөмкинлекләре чикле талантлы балалар сәхнәгә чыккач, күңелләр дулкынланды.

Апалы-сеңелле Аида һәм Аиша Абдуллиналар музыка уен коралларында уйныйлар. Аида дөнья яктысын күрмиләр дә, ишетмиләр дә диярлек, әмма музыканы сизәләр. Әнисе аңа скрипкада уйнау өчен ярдәмлек ясаган, Аидага әлегә укытучысы ярдәм итә, әмма уңышлары инде күренә. Күзләре начар күрүче Аиша фортепианода уйный.

Җәмил Хәмитов – Казан музыка көллияте студенты. Аның күзләре бөтенләй күрми, әмма аны балачагында Казан шәһәренең 18 нче балалар музыка мәктәбенә алып килгән әбисе ярдәмендә скрипкада виртуоз уйный.

Вокалист Тимур Фазлиев та дөньяны күрми, өстәвенә инвалид коляскасына береккән, ДЦП авыруы аркасында ул аягына баса алмый, аңа чираттагы операциядән соң утыру да авыр, әмма әнисе һәм педагогларның тырышлыгы аркасында ул җырлый да, шигырьләр дә укый.

–Табиблар безгә Тимур беркайчан да сөйләшмәячәк дип әйттеләр. Беренче җиңү педагог-дефектологның улыбыз белән ике ел эшләвеннән соң беренче сүзләрне әйтүе булды. Шуннан соң ул сүзләр генә әйтеп калмыйча, җырлый да башлады. Һәм мин баланы вокалга бирергә кирәк дип уйладым. Проблема шунда ки, мин дүрт ел музыка студияләре, музыка мәктәпләре бусагаларын таптадым – безне беркем дә алмады, – дип сөйләде Тимурның әнисе Елена.

Фазлиевлар Казанның бер районында яшиләр, ә музыка белән шөгыльләнү өчен шәһәрнең бөтенләй башка ягына баралар. Аларны кабул иткән бердәнбер мәктәп – 18 нче балалар музыка мәктәбе. Анда алар музыка дөньясына чумганнар, ә сәләтләрен үстерергә мәктәп директоры Илзия Фәтхуллина, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның ата-аналары аны музыкаль әни дип атыйлар, һәм мәктәп педагогы Венера Тимреханова ярдәм иткән.

Алсу Тарханова педагогларның керткән өлешен һәм ата-аналарның зур тырышлыкларын, ихтыяр көчен һәм батырлыгын билгеләп үтте. Тимур аеруча шаккатырды. Дәрес вакытында ул бик нык арый һәм дәресләрне инвалид-трансформер коляскасында яткан килеш ала. Ә медицина күрсәтмәләре һәм улы турында кайгырту процедураларына өстәп, баланың талантын үстерү өчен аны музыка мәктәбенә һәм йөзләгән километр ераклыкта оештырылган концертларга алып бару өчен әнисенә күпме көч кирәк.

Физик мөмкинлекләре чикле балалар концертта зур биеклекләргә ирешә алуларын күрсәттеләр. Чыгыш ясаучылар арасында

Бөтенроссия һәм республика бәйгеләре лауреатлары һәм җиңүчеләре бар, бу нәтиҗәләр артында баланың, ата-аналарның һәм педагогларның уртак хезмәте ята.

Очрашу кысаларында балаларда хезмәткә уңай мөнәсәбәт формалаштыру һәм киләчәк һөнәр сайлау максатларында һөнәри юнәлеш бирү тренинглары уңай узды. Балалар педагоглар, бу өлкәдәге экспертлар белән бергә, үз мөмкинлекләрен исәпкә алып, киләчәк тормыш юлын төзергә тырыштылар. Мөмкинлекләре чикләнгән балаларның әти-әниләре белән аерым дәресләр үткәрделәр.

Ә музыка мәктәбе укытучылары һәм район мәктәпләре педагоглары өчен осталык дәресләре дә узды, аларны Казан шәһәренең 18 нче балалар музыка мәктәбе педагоглары оештырды. Алар бу юнәлештә зур эш тәҗрибәсе генә туплап калмыйча, шулай ук мөмкинлекләре чикле балаларны музыкага өйрәтүнең авторлык методикасын да эшләгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев