Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Донбасс балаларын искә алдылар

Хәрби дан мемориалы янында Донбасста сугыш корбаннары булган балаларны искә алу көненә багышланган матәм митингы узды.

Рәсми мәгълүматлар буенча, 2023 елның 14 июленә Донбасста Украина милләтчеләре кулыннан 228 бала һәлак булган, 789 яраланган. 27 июль – Донбасстагы сугышларда һәлак булган балаларны искә алу көне. Ул Донецк Халык Республикасы башлыгы тарафыннан 2022 елда гамәлгә куелган. Бу көнне без бөтен ил белән җинаятьчел Киев режимы гомерләрен өзгән балаларны искә алабыз. Бу көнне барлык төбәкләрдә, Донбасс халкының кайгысын уртаклашып, истәлек акциясенә кушылалар. Һәр бала дөньяга аваз салу белән бәхетле балачакка хокуклы. Әмма Донбасс балаларыннан аны рәхимсез рәвештә тартып алдылар.

Матәм митингында волонтерлар, хезмәт коллективлары, иҗтимагый оешмалар, “Ватанга хезмәт итәм” ветераннар иҗтимагый оешмасы вәкилләре, мәктәп укучылары, район үзәгенең балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр катнашты. Мәңгелек ут янында яшь армиячеләр мактаулы каравылда торды.

Җыелучыларга «Ватанга хезмәт итәм» ветераннар хәрәкәте катнашучысы Александр Евграфов мөрәҗәгать итте.

– Волгоградта төп урам Тынычлык урамы санала. Бу атама бомбоубежищеда туган, анда утырган балалар шәһәр җитәкчесенә сугыш тәмамлангач, шәһәр урамнарының берсен Тынычлык урамы дип атауны сорап хат язганнар, – диде чыгыш ясаучы. – Ул шулай булып чыга да. Сугыштан соң Тынычлык урамы барлыкка килә. Дөньядагы барлык балалар да тынычлык тели. Донбасстагы сугышларда һәлак булган балалар өчен без нык кайгырабыз. Безнең бурыч – сугыш кабатланмасын өчен, балаларга сугыш турында сөйләү, аларны батырлар үрнәгендә тәрбияләү. Мин сезгә тынычлык телим.

Митингта катнашучылар Донбасстагы сугышларда гомерләре өзелгән сабыйларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Борис Ильин башкаруындагы җыр астында мемориалда шәмнәр кабыздылар һәм аларны Мәңгелек ут янына алып килделәр. Өлкәннәр обелиск итәгенә чәчәкләр салдылар, балалар кәгазьдән ясалган сыннарны, корабларны һәм йомшак уенчыкларны куйдылар. Мәңгелек ут һәм шәмнәр ялкынланып янды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев