Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләргә цифрлы валюта булу турында мәгълүмат бирергә кирәк булачак

Цифрлы валюта – коррупциягә каршы законнардагы яңа мөлкәт төре.

2021 елның гыйнварыннан дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр биткоин һәм башка криптовалюталар кергән цифрлы валюта турында мәгълүмат бирергә тиеш.

Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан ел саен декларацияләнергә тиешле керемнәр, чыгымнар, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында мәгълүматлар исемлеге киңәйтелде. Цифрлы валюта милек дип таныла һәм хәзер аның булуы, шулай ук санлы финанс активларын, санлы валюта сатып алу чыгымнары турында мәгълүматларны закон билгеләгән тәртиптә тапшырырга кирәк булачак.

«Цифрлы финанс активлары, цифрлы валюта һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 31.07.2020 елда кабул ителгән 259-ФЗ Федераль закон нигезендә, шул исәптән коррупциягә каршы тору өлкәсендәге законнарга үзгәрешләр кертелде. Үзгәрешләр 2021 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керде.

2021 елдан шундый ук мәгълүматны Дәүләт һәм муниципаль вазыйфаларны биләүгә дәгъвачылар бирергә тиеш булачак.

– Россия Федерациясендә цифрлы финанс активлары һәм цифрлы валюта статусы 2021 елның 1 гыйнварыннан билгеләнүен исәпкә алып, 2020 ел өчен керемнәр, чыгымнар һәм милек турында декларация тапшырганда цифрлы финанс активларын һәм санлы валюта сатып алу буенча тиешле килешүләр турында хәбәр итү таләп ителми, – дип шәрехләде район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Эльмира Крайнова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев