Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Дәүләт хезмәтләре – автомобиль хуҗаларына ярдәмгә

Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы автомобиль хуҗаларына ярдәмгә килә.

– РФ ЭЭМ Дәүләт юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе автомототранспорт чараларын һәм аларга тагылмаларны теркәү, шулай ук электрон төрдә машина йөртү таныклыкларын алмаштыру һәм бирү буенча дәүләт хезмәтләре алу мөмкинлеген гамәлгә ашыра, – дип аңлата Аксубай ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Нияз Гыймалетдинов. – Интернет аша дәүләт хезмәтләреннән файдалану өйдән чыкмыйча һәм чиратта басып тору өчен вакытны әрәм итмичә генә гариза тапшырырга, шулай ук Дәүләт автоинспекциясенең уңайлы булган имтихан тапшыру яки теркәү бүлекчәләрен, килү көнен һәм вакытын сайлау мөмкинлеген тәкъдим итә.

Моннан тыш, дәүләт хезмәтләрен алу өчен кирәкле гаризаларны һәм документларны кабул итү һәм теркәү вакытыннан алып, автомототранспорт чараларын һәм аларга тагылмаларны теркәгәнчегә кадәр, шулай ук дәүләт хезмәтләре күрсәтү вакыты, мөрәҗәгать итүче тарафыннан барлык процедураларны эзлекле һәм уңышлы үтәү шарты белән, машина йөртү таныклыгын алыштыру һәм алу буенча (мөрәҗәгать итүче тарафыннан барлык процедураларны эзлекле һәм уңышлы үтәү шарты белән) бер сәгатьтән дә артмый.

Халыкка уңайлы булсын өчен, 2019 елның 1 октябреннән кабул итү кичке вакытта да – 20.00 сәгатькә кадәр гамәлгә ашырыла. “Татарстан Республикасы КФҮ” ГБУ аша шулай ук Россия милли машина йөртү таныклыкларын алмаштыру, халыкара машина йөртү таныклыкларын алмаштыру һәм алу буенча дәүләт хезмәтләрен алып була, аның филиаллары республиканың һәр районында урнашкан. Күп функцияле үзәкләрдә дәүләт хезмәтләре күрсәтү срогы 15 эш көненнән артмый.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев