Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Дәүләт автоинспекторына буйсынмаган, судка килмәгән

Районның 56 яшьлек кешесе Аксубай җәмәгать суды карары белән машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән.

Аксубай муниципаль районның юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясе мәгълүматларына караганда, гражданин А. 21 май көнне Иске Үзи авылы урамнарының берсендә тоткарланган, ул «Беларус» тракторы белән салган килеш идарә иткән. Тракторчы дәүләт автомобиль инспекторының урында яисә медицина учреждениесендә тикшерү узу таләбенә буйсынмый.

Ул шулай ук суд утырышына да килмәгән. Шуңа да карамастан, җәмәгать судясы, эш материалларын өйрәнеп, гражданин А.ны КоАПның 12.26 маддәсе 1 өлешендә каралаган административ хокук бозуда гаепле дип тапкан.

Җәмәгать суды аңа 30 мең сум күләмендә административ штраф рәвешендә җәза билгеләгән һәм шулай ук ел ярымга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев