Диван сатарга теләп 25 мең сумнан колак какканнар
Сату-алу сайтлары мошенниклар өчен тагын бер алдау платформасы булып тора.
=Аксубай районыннан бер студент кыз анда диван сату турында игълан элеп, мошенникларга 25 мең сум акча күчергән.
Әти-әнисе кыздан кирәкмәгән өй җиһазын сатуга куюны сорыйлар. “Сатып алучы” диван торышы турында сорашып, җиһазны сатып алырга риза булуын белдерә, хәтта курьер хезмәте турында да сөйләшә. Тик акча сатып алучыга килеп җитсен өчен, сылтама буенча үтеп, операцияне раслауны сорый. Шуның артыннан ук сатып алучыдан, банк алдагы операцияне гамәлдән чыгарды, тагын бер, аннан соң икенче, өченче операцияне башкарырга кирәк, дигән смс-хәбәрләр килә башлый.
Кыз барысын да аңлап алганда, аның картасыннан 25 мең сумнан артыкка берничә операция ясалган була инде.
– Сату-алу сайтлары – мошенниклык гамәлләре өчен киңлек булып тора, – дип шәрехләде Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге тикшерүчесе Фәзилә Низамова. – Әлеге очракта зыян күрүченең игътибарсызлыгы һәм ышануы роль уйнаган. Чөнки телефонга банктан акча күчерү куркынычы турында искәртүче хәбәрләр дә килгән бит. Барыннан элек, чит кешеләрнең акчаларны очраклы күчерү һәм яисә акча күчерү операциясен раслаучы смс-хәбәрләренә җавап биргәнчегә кадәр банкның кайнар линия телефонын җыярга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев