Директорлар киңәшчеләренең чираттагы киңәшмәсе мәгариф мохитендә терроризмны профилактикалауга багышланды
Балалар иҗтимагый оешмалары белән хезмәттәшлеккә багышланган чара темасы мәктәптә терроризм идеологиясен таратуга каршы тору булды.
Чараны оештыручы мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хикмәтуллина «Мәгариф мохитендә терроризм һәм экстремизм идеологиясен таратуны профилактикалау» дигән доклад белән чыгыш ясады.
Директорлар киңәшчеләре мәгариф оешмаларының иминлеге мәсьәләләрен карадылар, фикер алышу барышында мәктәп укучылары арасында террорчылык күренешләрен профилактикалау буенча методик киңәшләр тәкъдим ителде, алар нигезендә тәрбия эше яшьләр арасында дошманлык идеологиясен кабул итмәүне формалаштыруга юнәлдерелгән булырга тиеш.
– Бу мәсьәләләрне хәл итү өчен җәмәгатьчелек фикеренә даими мониторинг оештыру һәм укучылардан террорчылыкка мөнәсәбәт турында даими сораштырулар үткәрү максатчан булачак, – дип билгеләп үтелде киңәшмәдә. Һәм, әлбәттә, формаль булмаган яшьләр төркемнәре эшчәнлеген контрольдә тоту, алар белән әңгәмәләр һәм сыйныф сәгатьләре үткәрү, ачыкланган хокук бозуларны вакытында туктату өчен хокук саклау органнары белән үзара хезмәттәшлекне тәэмин итү. Укучыларны рухи һәм патриотик тәрбияләүгә юнәлдерелгән чараларда катнашуга җәлеп итү бик мөһим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев