Директорлар киңәшчеләренең беренче очрашу темасы укучыларның иминлегенә багышланды
Киңәшмәнең көн тәртибендә мәктәп укучыларының куркынычсызлык темасы булды
Яңа уку елын тәрбия буенча киңәшчеләр утырыштан башладылар.
Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге мәйданчыгында үткәрелгән чаралар форматы тәҗрибә уртаклашуга багышланды.
Мәктәп җитәкчеләренең тәрбия буенча баш ярдәмчеләре яңа уку елына планнар турында фикер алыштылар. Шул исәптән Бердәм гамәлләр көнен сентябрьдә үк оештыру турында да.
Балаларның иминлеген тәэмин итү мәсьәләсенә килгәндә, муниципаль координатор Наталия Хәйруллина киңәшчеләрнең ата-аналар җыелышында “Белем бирү мохитендә балаларның иминлеге» темасына чыгыш ясауларын тәкъдим итте.
– Без гаиләләр белән бергәлектә генә балаларыбызның яклануын гарантияли алачакбыз, – дип ассызыклады координатор.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев