Директорлар киңәшчеләре Республика форумында катнашты
Казанда узган Форум Гаилә елында «Балачак навигаторлары» проектын гамәлгә ашыруга йомгак ясады
«Балачак навигаторлары» проекты 2020 елда старт алды һәм Россия мәктәпләрендә тәрбия буенча киңәшчеләр барлыкка килүне билгеләде.
Тәрбия буенча киңәшче бүген балалар өчен — үсештә, планнарны һәм идеяләрне тормышка ашыруда беренче ярдәмче. Ә узып баручы Гаилә елында алар мәктәп һәм гаилә арасында бәйләүче чылбыр булдылар.
Съезд кысаларында «Балачак навигаторлары», Беренчеләр хәрәкәте проектлары, хәрби-спорт әзерлеген үстерү һәм «Яшь армия» патриотик тәрбия үзәге эшләде.
Форумның көн тәртибендә төп мәсьәлә – үсеп килүче буынның иминлеге булды. Аның кысаларында укучылар белән коррупциягә каршы аңлату эшләре алып бару, аларны деструктив идеологияләргә җәлеп итүне кисәтү темалары, шулай ук республика юлларында балаларның имгәнүләрен профилактикалау мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Шулай ук наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендә хокукка каршы гамәлләре өчен мәктәп укучыларының җаваплылыгы мәсьәләсе дә күтәрелде, бүгенге көндә бу элеккечә актуаль булып кала бирә.
Балаларның сәламәтлеген саклау планында чыгыш ясаучылар профилактик медицина ролен ассызыкладылар.
Районның балачак навигаторлары осталык дәресләрендә катнаштылар, күргәзмәләрдә булдылар.
Форумда ТР мәгариф министры Илсур Һадиуллин катнашты.
«Балачак навигациясе» проекты эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча 2023-24 уку елында директорлар киңәшчеләрен бүләкләү булды.
Россия Федерациясе балалар үзәгенең Рәхмәт хатына АТУТ директоры киңәшчесе Татьяна Убейкина лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев