Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Директорлар киңәшчеләре һөнәри бәйрәмне билгеләп үттеләр

Тәрбия эшләре буенча директорлар ярдәмчеләренең, яисә, икенче төрле әйткәндә, балачак навигаторларының үз һөнәри бәйрәмнәре бар, алар аны 21 декабрьдә билгеләп үттеләр.

Балачак навигаторларының роле зур.

– Директорлар киңәшчеләре бүген балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре үсеше шартларында тәрбия процессын оештыру өчен җаваплы, – ди муниципаль координатор Наталия Хәйруллина. – Алар чараларга һәм бәйгеләргә Федераль һәм төбәк тәртибе чакыруларын җиткереп, балалар инициативаларын тормышка ашыруда ярдәм итәләр. Балачак навигаторлары, шулай әйтсәк дөресерәк булыр, кызыклы вакыйгаларга һәм Бердәм гамәлләр көне чараларына күбрәк укучыларны җәлеп итәргә тырышалар. Бу һәр бала үзен күрсәтә алсын һәм үз-үзен бәяләсен өчен эшләнә, бу аның өчен киләчәктә мөһим.

Бердәм гамәлләр көненең барлык чаралары Россиядә мәдәни-әхлаки кыйммәтләрне һәм нигезләрне саклауга юнәлтелгән.

Районның балачак навигаторларын һөнәри бәйрәм белән ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев