Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Депутат Шамил Яһудин район газетасына язылу кампаниясен хуплады

ТР Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин район халкы өчен чираттагы тапкыр хәйрия акциясен оештырды.

Җиңүнең 75 еллыгын, Аксубай районы оешуның 90 еллыгын, район газетасының 90 еллык юбилеен бәйрәм итү елында ул район халкы өчен 2020 елның икенче алты аена «Сельская новь», «Авыл таңнары», «Ял пурнасе» газеталарына альтернатив язылу рәсмиләштерде.

Ел саен Шамил Габделхәй улы мөхәррияткә язылу кампаниясен оештыруда ярдәм күрсәтә. Аның ярдәме белән аксубайлыларның өйләренә районның сөенечле һәм уңай яңалыклары киләчәк.

Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары, редакция ветераннары, күп балалы гаиләләр, мөхтәсибәткә һәм православ чиркәвенә йөрүчеләр депутаттан атна саен 67 данә газета алып торачак.

«ТАТМЕДИА» АҖ филиалы “Авыл таңнары” район газетасы редакциясе ярдәме өчен Шамил Яһудинга рәхмәт белдерә, сәламәтлек һәм иминлек тели. Күрсәткән изгелегегез үзегезгә меңе белән кайтсын! Сез җитәкләгән «Татнефтепром Зюзәйнефть» АҖ нефть компаниясе чәчәк атсын.

 

Фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев