Дәүләттән торак алу реальме?
Фатир мәсьәләсен гамәлдә булган дәүләт программалары кысаларында хәл итәргә мөмкин.
Дәүләттән торакка кемнәр исәп тота ала – район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Илдар Ислямов белән шул хакта сөйләшәбез.
– Илдар Ирек улы, бүгенге көндә нинди торак программалары гамәлдә һәм алар нинди категория гражданнар өчен каралган?
– Гражданнарның торак шартларын яхшыртуга юнәлтелгән берничә төр программалар һәм ярдәмче программалар бар. Россия Федерациясенең “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасы агросәнәгать комплексында һәм социаль өлкә хезмәткәрләре өчен каралган. Социаль түләүләр авыл җирлегендә даими яшәүче һәм эшләүче, шулай ук авыл җирлегендә даими яшәргә һәм эшләргә теләк белдергән гражданнарга торак төзү (сатып алу) өчен бирелә. Мәҗбүри шарт – шәхси кертем (торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип табылган кешеләргә торак төзелешенең исәп-хисап бәясенең 30 проценты күләмендә). Һәм торак алганнан соң – социаль түләү алган көннән башлап кимендә 5 ел дәвамында авыл җирлегендә эшләү яисә шәхси эшчәнлек алып бару.
Әлеге программа буенча 7 гаилә чиратта тора. 2022 елда шәхси торак төзелешенә бер гаиләгә бүлеп бирелгән субсидия күләме 773,3 мең сум тәшкил итте.
“Татарстан Республикасында халыкны сыйфатлы торак һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре белән тәэмин итү” дәүләт программасының “Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү” ярдәмче программасы федераль һәм республика бюджетларыннан финанслау шартларында гамәлгә ашырыла. Яшь гаиләләргә торак бәясенең 35 процентына кадәр күләмдә социаль түләүләр (субсидия) алуга хокук бирелә: баласыз гаиләгә торакның исәп-хисап бәясенең – 30 проценты; бер һәм аннан күбрәк балалы гаиләгә (бер һәм күбрәк балалы тулы булмаган гаиләгә) торак бәясенең 35 проценты күләмендә. Ярдәмче программа кысаларында беренчел һәм икенчел базарларда торак сатып алырга, төзелеш подряды шартнамәсе аша торак йорт төзергә, шулай ук торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ буларак банк белән килешү төзегәнче исәпкә кую шарты белән ипотека займын түләү мөмкин.
Ярдәмче программага түләүләр сәләтен раслаган, шулай ук яшәү урыны буенча башкарма комитетта торак исәбенә баскан ир белән хатынның яшьләре 35тән артмаган яшь гаиләләр исәп тота ала. Сатып алына торган торак бина (шул исәптән өлешләп төзү объекты да) Татарстан Республикасы территориясендә булырга яисә торак йорт төзелеше алып барылырга тиеш.
Программаны финанслауда катнашучы бюджет өлкәсе хезмәткәрләренә, кичектергесез ярдәмгә мохтаҗ гражданнарга социаль ипотека программасында катнашырга тәкъдим итәбез.
Мөрәҗәгать итүче һәм хезмәткә сәләтле гаилә әгъзалары эшкә урнаштырылган һәм һәр гаилә әгъзасының яшәү минимумын тәэмин итүче бер гаилә әгъзасына айлык җыелма керем булу тиеш.
Торак хокуклары объектларында гаиләнең бер әгъзасына туры килә торган гомуми мәйдан белән тәэмин ителешнең гомуми дәрәҗәсе исәпкә алу нормасыннан кимрәк булырга тиеш (бюджет өлкәсе хезмәткәрләре өчен гаиләнең бер әгъзасына 18 квадрат метр), программаны финанслауда катнашучы оешмалар хезмәткәрләре өчен социаль ипотека буенча торак шартларын яхшыртуга мохтаҗларны исәпкә кую нормасы предприятиенең коллектив шартнамәсендә билгеләнә.
Шулай ук “Яшь гаиләләр өчен социаль ипотека программасы” гамәлдә.
Программада теркәлгән никахта торучы яшь гаиләләр, анда ир белән хатынның берсенең яше 35тән артмаска тиеш, шулай ук бер баласы булган, яисә ата-ананың берсе генә булган, яшьләре 35тән артмаган тулы булмаган гаиләләр катнаша ала. Кабатлап әйтәм, һәр программа өчен үз шартлары һәм йөкләмәләре бар, тулырак белешмәне башкарма комитет белгеченнән алырга мөмкин.
– Инвалидлар декадасында, инвалидларны торак белән тәэмин итү программасы бармы икән, дигән сорау актуаль?
– Социаль ярдәм чаралары алуга дәгъва кылучы гражданнарны торак белән тәэмин итү “Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында”гы 24.11.1995 ел, 181 нче номерлы Федераль законда каралган. 2022 елда I группа инвалид федераль бюджет хисабына торак белән тәэмин ителде, торак алуга субсидия суммасы 1729,9 мең сум тәшкил итте. Ул Яшел Үзәндә фатир сатып алды. 01.01.2005 елга кадәр исәпкә баскан торак урынына мохтаҗлар исемлегендә әлеге категориягә кергән 9 граждан тора.
– Күп балалы гаиләләр өчен торак программалары бармы?
–Биш һәм аннан да күбрәк баласы булган, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү ТР Министрлар Кабинетының 2008 елның 16 маендагы 326 номерлы карары нигезендә гамәлгә ашырыла. Торак сертификаты алу хокукына ата-анасы белән яшәүче һәм үз гаиләсен кормаган 5 һәм аннан да күбрәк баласы булган күп балалы гаиләләр (үз гаиләләрен корган күп балалы гаилә балаларына өйләнешкән яисә үз баласы (балалары) булган балигъ булган балалар керә) ия.
Моннан тыш, Россия Федерациясе Торак кодексы белән күп балалы гаиләләрне аерым категориядәге гражданнар буларак торак белән тәэмин итү каралмаган, ягъни 01.01.2005 елдан соң исәпкә алынган күп балалы гаиләләр социаль файдалану торак фондының торак урыннарын наем шартнамәләре буенча торак урыннары бирүгә мохтаҗлар дип танылырга тиеш.
2022 елда торак урыны алу өчен торак сертификатларын 2 күп балалы гаилә алды. Торак сатып алуга субсидияләрнең гомуми суммасы 13 243,7 мең сум тәшкил иткән гаилә сертификатларга Казанда һәм Чистайда социаль ипотека программасы кысаларында торак биналары алды. 01.11.2020 елга торак урыннарына мохтаҗлар исемлегендә 5 һәм аннан да күбрәк баласы булган 14 күп балалы гаилә исәптә тора.
– Утырышларның берсендә Сез торак урыннарына мохтаҗлар исемлегендә 50гә якын ятим бала һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар торуын әйттегез. Гражданнарның бу категориясе торак белән ничек тәэмин ителә?
– Төгәлрәге – 49 кеше. 2022 елда әлеге категориядәге өч граждан яшәү өчен Түбән Кама, Чистай һәм Казан шәһәрләрендә торак урыннарын сайлады инде. “Ятим балаларны һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны торак урыннары белән тәэмин итү турында” ТР Законы нигезендә һәм “Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм турында” ТР Законына үзгәреш кертү хакында” ятим балаларга яшәү урыны буенча махсуслаштырылган торак фондының торак урыннары бирү вакытына алар ризалыгы белән Татарстан Республикасы чикләрендәге башка торак пунктта торак урыннары бирелә.
– Һәр категориянең үз чираты һәм финанслау чыганаклары бармы?
– Әйе, бар. Инвалидларга торакка субсидияләрне федераль бюджет ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы аша бүлеп бирә. “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасы ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аша субсидияләнә. Күп балалы гаиләләргә торак сертификатлары ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы аша республика бюджетыннан бирелә. Ятим балалар ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы аша торак белән тәэмин ителә. “Т Рда яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү” ярдәмче программасы ТР Яшьләр министрлыгы аша финанслана. Социаль ипотека программасы буенча торак урыннар ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды тарафыннан бирелә.
– Шулай ук актуаль сорау, Аксубай муниципаль районында гамәлгә ашырыла торган программаларның барлык төрләре буенча исәпкә куелу һәм торак бүлеп бирү барышында коррупцион хокук бозу очраклары юкмы?
– Торак программаларында катнашучыларның барысы да мәгълүматлар базасына кертелә, ул министрлыклар һәм ведомстволар тарафыннан карала һәм контрольдә тотыла, субсидияләр яки торак алу чираты да автомат рәвештә, программа белән җайга салына. Нинди дә булса төзәтмәләр яисә чират хәрәкәтен кулдан башкарулар гамәлдә юк. Коррупция күренешләре юк, аларның үтәлеше федераль һәм республика дәрәҗәсендә контрольдә тотыла.
– Торак программасы кысаларында торак алырга теләүче кешегә кая мөрәҗәгать итәргә?
– Программаларда катнашу өчен торакка мохтаҗлыкны, конкрет торак мәйданында яшәүчеләрнең керемнәрен, гаилә составын раслаучы документлар пакетын тапшырырга һәм, чиратны раслау өчен, ел саен яңадан теркәлү узарга кирәк. Барлык сораулар буенча ТР, шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе, Ленин ур., 10нчы йорт адресы буенча Аксубай муниципаль районы башкарма комитетына мөрәҗәгать итәргә. Телефоны: 2-93-34.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев