Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Дәресләрне Гражданнар оборонасына багышладылар

Аксубай муниципаль районы гомуми белем бирү оешмаларында РФ Гражданнар оборонасы көненә багышланган ачык дәресләр узды.

Укулар төрле формада оештырылды: викторина, бәйгеләр, презентацияләр, видеороликлар, фильмнар. Шулай ук өйрәнү эвакуацияләре һәм спорт чаралары да булды.

Дәресләр темасы да төрле иде: «Тормыш иминлеге дәресләрендә алынган белемнәрне, күнекмәләрне практикада куллану», «Табиб килгәнчегә кадәр медицина ярдәме күрсәтү», «Халыкны химик яклауны тәэмин итү», «Янгын вакытында эш итә бел», «Гражданнар оборонасы, үзеңне ничек якларга», «Беренче медицина ярдәме күрсәтү», «Гадәттән тыш хәлләрдә куркынычсыз тәртип», «Гражданнар оборонасы турында», «Индивидуаль саклану чараларын дөрес файдалану», «Куркынычсыз тормыш эшчәнлеге» һәм башка дәресләр.

Бу көнне укучыларны зыян күрүчеләргә беренче медицина ярдәме күрсәтү кагыйдәләре белән таныштырдылар, химик һәм биологик һөҗүм вакытында куркынычлар турында мәгълүмат бирделәр. Практик дәресләрдә индивидуаль яклау чаралары: противогазлар, битлекләр, ОЗК белән дөрес файдаланырга өйрәттеләр.

Һәм, әлбәттә, Гражданнар оборонасы һәм аның функцияләре турында сөйләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев