Дача кишәрлекләрендәге чүп үләннәре өчен 50 мең сумга кадәр штраф салырга мөмкиннәр
Административ хокук бозулар турындагы кодекс нигезендә, җәза җирдән максатсыз файдаланганда кертелә.
Россиялеләр дача участокларында чүп үләннәре өчен 20дән 50 мең сумга кадәр штрафка тартылырга мөмкин, дип искәртте «Позиция Права» юридик компаниясенең идарәче партнеры Егор Редин.
Административ хокук бозулар турындагы кодекс нигезендә, җәза җирдән максатсыз файдаланганда кертелә. Шул ук вакытта объектив факторлар — участок категориясе, чүп үләннәрен чамалап үрчетү мөмкинлеге исәпкә алына.
«Әгәр дә сез авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир хуҗасы булсагыз, сезгә участоктан максатчан файдаланмаган өчен штраф язарга мөмкиннәр. Бу чүп үләннәрен махсус рәвештә үстергәнлегегез расланса һәм чүп үләннәре гомуми мәйданының 20-25 процентын тәшкил иткән очракта», — дип сөйләде белгеч һәм шәхси торак төзелеше өчен участок милекчеләренә җәза кагылмый, дип өстәде.
Әмма биредә дә искәрмә бар: Сосновский балтырганы үскән очракта, җирләрнең категориясенә карамастан, штрафка тартачаклар.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев