Чуаш Енорускиносы авылында МХО сугышчысына хәтер тактасы ачылды
Чуаш Енорускиносы мәктәбендә Евгений Кудряшов турындагы истәлек мәңгеләштерелде.
Белем бирү учреждениесе ишегалдында тантаналы да, шул ук вакытта моңсу да булган атмосфера хөкем сөрде. Матәм чарасына авыл халкы, һәлак булучының гаиләсе, район җитәкчелеге җыелды. Чик сакчылары гаскәрләре ветераннары сафка тезелеп бастылар.

–Бу истәлек тактасы Ватанны яклап һәлак булган геройларыбызга ихтирам һәм рәхмәт символы булсын, – дигән сүзләр белән мөрәҗәгать итте район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Станислав Зайцев, митингны ачып. – Якын кешене югалту ачысын бернинди сүзләр белән аңлатып булмый, район, республикабыз патриотын тәрбияләгән өчен сезнең алда түбәнчелек белән баш иям.
Үзәк хәрби округ инспекторы Анатолий Молоствов шулай ук каһарманның әти-әнисенә ватанпәрвәр тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт белдерде һәм чын күңелдән кайгы уртаклашу сүзләрен әйтте.

–Евгений Ватанның бер генә булуын һәм шуңа күрә аны бернигә дә карамастан якларга кирәклеген белә иде, – диде Анатолий Молоствов. – Ул – чын герой һәм без аның батырлыгын һәрвакыт истә тотачакбыз.

– Евгений данлыклы егет иде, әти-әнисе Ватаныбыз өчен лаеклы ул тәрбияләп үстергәннәр, – дип билгеләп үтте Иске Ильдеряк авыл җирлеге башлыгы Сергей Маклаков.
«Ватанга хезмәт итәм» ветераннар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Виталий Маркин һәм чик буе сакчылары ветераннары рәисе Алексей Бобов шулай ук митингта катнаштылар һәм һәлак булучының гаиләсенең кайгысын ихлас уртаклашуларын белдерделәр.
Евгений Кудряшовның апасы – Дина Альметкина ярдәмнәре һәм истәлек чарасын оештырганнары өчен рәхмәт әйтеп чыгыш ясады.

Геройны бер минутлык тынлык белән искә алганнан соң, Евгенийның әти-әнисе – Елена һәм Юрий Кудряшовлар гранит плитәдән ак җәймәне салдырдылар, митингта катнашучылар обелискка чәчәкләр салдылар.

Кудряшов Евгений Юрьевич 1984 елның 21 мартында Чуаш Енорускиносы авылында туган. Евгений зур гаиләдә үскән. Әнисе Елена Кудряшова «Ключи» КПда баш бухгалтер булып эшләгән, әтисе Юрий Кудряшов Иске Ибрай урманчылыгында хезмәт куйган. Бертуганнары – Дина, Оксана, Сергей һәм Константин. Евгений эш сөючән малай була, кечкенәдән хезмәткә өйрәнеп үсә, әти-әнисенә хуҗалык эшләрендә булыша. Чуаш Енорускиносы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, 88 нче Аксубай лицеена укырга керә. 1999 елда һөнәри уку йортын тәмамлый һәм аны армиягә алалар. Армиядән соң Марина Морозова белән гаилә коралар. Аларның бер-бер артлы өч кызлары – Августина, Жанна, Екатерина һәм уллары Стас дөньяга килә. Евгений урман хуҗалыгында, «Кармалы» агрофирмасында һәм «Аксу-Агро» агрофирмасында эшләгән.
2024 елның 28 мартында контракт төзү турында карар кабул итә. 2024 елның августында хәрби бурычны үтәгәндә яралана. Дәваланганнан соң, яңадан хәрби частена кайта. Евгений үзен кыю, батыр сугышчы итеп күрсәтергә өлгерә һәм гомеренең соңгы минутына кадәр хәрби бурычын намус белән үти.
Рядовой Кудряшов Евгений Юрьевич – наводчик, 01-005 хәрби частенең мотоукчылар взводы операторы, 2025 елның 21 февралендә ДХР һәм ЛХР территорияләрендә махсус хәрби операция барышында сугышчан бурычны үтәгәндә һәлак була. РФ Президенты Указы белән Батырлык ордены белән бүләкләнгән (үлгәннән соң).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев