Covid-19 сәбәпле зур чыгымнары булган төбәкләргә тагын 100 млрд сум бүлеп бирелә
Россия Президенты фикеренчә, үсеш проектларына үзләре актив өлеш кертә торган субъектларны хупларга кирәк.
Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә төбәкләр өчен өстәмә 100 млрд сум бүлеп бирергә кушты. Бу хакта ул туры эфирда трансляцияләнгән ил халкына мөрәҗәгатендә әйтте.
«Хөкүмәткә төбәкләр өчен өстәмә финанс ярдәме күрсәтергә, элегрәк игълан ителгән ике йөз миллиард сумга тагын 100 миллиард сум өстәп бүлеп бирергә һәм шул рәвешле эпидемиягә һәм аның нәтиҗәләренә каршы көрәшнең гомуми илкүләм чараларын гамәлгә ашыруга бәйле чыгымнарны компенсацияләргә кушам», — диде Россия башлыгы.
Аның фикеренчә, бу акчаларны бүлгәндә «үсеш проектларына үз ресурсларын актив керткән регионнарны хупларга кирәк».
Владимир Путин аңлатканча, коронавирус эпидемиясе төбәкләрдә икътисадка шактый тискәре йогынты ясаган. Сәламәтлек саклау өлкәсенә, халыкка һәм предприятиеләргә ярдәм итүгә чыгымнар артты.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев