Чиста парларның 84 проценты эшкәртелгән
Район хуҗалыкларында башка агрочаралар белән беррәттән чиста пар җирләрен сөрү бара.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүмаҗларына караганда, 18 июльгә 16000 гектар җир сөрелгән. Планлы күрсәткечкә процент нисбәтендә – 86 процент башкарылган. Кыр эшләре сезонында хезмәтчәннәргә 18300 гектардан артык җирне йомшартырга кирәк булачак. Бер көндә генә дә 250 гектар җир эшкәртелгән.
«Волга-Селект» ҖЧҖендә әлеге агрочара төгәлләнгән – 3126 гектар җир эшкәртелгән. “Чистай” ХКның “Аксу Агро” АФ ҖЧҖендә 12000 гектарга якын чиста пар җирләре сөрелгән – планга карата 80 процент.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев