Чишмәләр – авыл бизәге
Заманалар да, табигать фасыллары үзгәрә, буыннар яңара, ләкин чишмәләр һаман да элеккечә челтер-челтер ага бирә
Ләкин аларга игътибар, ярдәм һәм тәрбия кирәк. Ә кеше куллары барысын да булдырырга сәләтле. Бары тик эшне башлап җибәрергә, юмартлык күрсәтергә һәм тырышлык куярга гына кирәк!
1964 нче елда Иске Кыязлы авылына Зәкиулла Зәйдуллин практикага кайткан була һәм, яшь инженер буларак, чишмәне яңартырга карар итә. Ул монда кечкенә сыешлык һәм насос куйдыра. Чишмә суы башта башняга куыла, ә аннан инде авыл су белән тәэмин ителә.
Ә инде 1997 елда Марс Дәүләтшин Казанга авылдашыбыз Нәҗип абый Бакиров янына барып, тау башыннан агып төшкән пычрак сулар чишмә суын пычратмасын өчен, аны өстәмә рәвештә төзекләндерүгә ярдәм сорый. Эшне башлау өчен смета-проект төзеп килергә әмер бирелә. Ә инде бу эштә авылдашларга Вазыйх Насыйбуллин ярдәм итәргә ризалаша. Менә шулай итеп чишмәгә кабат яңа сулыш өрелә.
Әмма ул вакыттан алып күпме гомер узган да, күпме сулар аккан…
Быел Иске Кыязлы авылы халкы күп еллардан бирле тәмле суы белән куандырган чишмәне төзекләндерүгә зур тырышлык куйды. «Бердәмлектә көч» дип халык юкка гына әйтми шул. Бергәләп алынганда, теләсә нинди эшне матур итеп башкарып чыгып була. Башлап, оештырып һәм юллап йөрүче кеше булганда, бигрәк тә.
Шундыйларның берсе – авыл җирлеге башлыгы урынбасары Гөлия Гыйматова. Иске Кыязлы авылы килене генә булса да, аның өчен җан ата, мәчеткә ярдәм кирәк булсынмы, мәктәпкәме яисә махсус хәрби операциядә катнашучы якташларга гуманитар ярдәм озатыргамы, ул битараф булмаган авылның актив кешеләрен бергә туплый, эшне җайлы гына оештыра һәм үзе дә алардан калышмый.
Менә быел инде күптәннән яңарту күрмәгән чишмәне төзекләндерү эше дә аның инициативасы белән башланып киткән иде. Иске Кыязлы авылында халык бик тырыш, бердәм. Алар бу эшкә бик теләп алындылар. Кирәкле материалларны, буяулар сатып алу өчен халыктан акча җыелды. Шулай ук Хәниф Сруров, мәчетләр иганә ярдәме күрсәттеләр. Илгизәр Заһидуллин бригадасы эшчеләре акчалата да, техника белән дә бик нык ярдәм иттеләр. Алар авылда оештырылган бер генә чарадан һәм эштән дә читтә калмыйлар.
Олысы да, кечесе дә үз өлешен кертте. Ир-атлар кулларына – заманча төрле эш кораллары тотсалар, хатын-кызлар исә буяу, матурлау, бизәү эшләрен үз өсләренә алдылар. Атна-ун көн дигәндә чишмә тирәлеге гөлбакчага әйләнде. Шунда ук утырып ял итү, бәйрәмнәр оештыру өчен эскәмияләр белән өстәл дә, беседка да пәйда булды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, лаеклы ялда булган авыл хуҗалыгы тармагы, мәгариф ветераннары Марс һәм Рәмия Дәүләтшиннар, Вәлиәхмәт һәм Мәхтүмә Минсафиннар, Камил һәм Зәмзәмия Галиуллиннар, Фәрит һәм Наилә Вәлиевлар, Рәфис һәм Гүзәлия Гыйльметдиновлар, Мәүлет Насыйбуллин, Минәсхат Гыйрфанов, Җәмил Сөләйманов, Рәис Гыйльметдинов, Илнур Сөләйманов, Фәрит Мостафин, Ильяс Зәйдуллин, Роза Моратшина, Гөлнур Миннебаева, Фирдәвес Әхмәтшина, Ландыш Срурова өйдәге, хуҗалыктагы кырыкмаса-кырык эшләрен калдырып, җиң сызганып эшләр өчен атна дәвамында чишмә янына җыелдылар. Су чыганагын төзекләндерүдә авыл мәдәният йорты хезмәткәрләренең дә өлеше бар. Чишмә йортына тәрәзә дә кисеп куйдылар, буядылар да, өйләреннән алып килеп чәчәкләр дә утырттылар.
Аксубай турындагы җыр өчен клип төшерергә килгән Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев та чишмә суын авыз итеп, аның матурлыгына сокланып китте хәтта.
–Табигать могҗизасы, авылның бизәге булган чишмәгә һәркем җаваплы карап, аны кадерләп сакласын иде, – ди озак еллар район башкарма комитетында хезмәт куйган, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган Марс Дәүләтшин. – Авылдашларга рәхмәттән башка сүз юк, киләчәктә дә шулай бердәм булып яшәргә язсын.
Иске Кыязлы авыл җирлегенә кергән Кызыл Тау авылында да чишмә төзек, әйләнә-тирәсе дә күз явын алырлык матур. Авылның өлкән яшьтәге әби-апалары Асия Зәйдуллина, Фәүзия Сиразетдинова, Зәмзәмия Шәйхетдинова утырткан гөлләр иртә яздан көзгәчә чәчәккә күмелеп, чишмәгә су алырга килгән апа-сеңелләрнең дә, яшь киленнәрнең дә күңелләрен дәртләндереп, әйләнә-тирәгә ямь өстәп тора.
Фото: Гөлия Гыйматова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев