Чишмә – тормыш чыганагы һәм очрашу урыны
Яңа Үзи авылында чишмә ачылды.
Авыл артындагы чишмәне күптән төзекләндергәннәр. Бирегә су алырга бөтен авыл килә, аны кече ватанына кайткан якташлар калаларга алып китәләр. Алар салкын чишмә суыннан да тәмлерәк су беркайда да юк дип таныйлар. Ә чишмә тирәсендәге табигать искитәрлек – бу матурлыктан күңел җырлый, һәр авыл кешесен балачак һәм яшьлек хатирәләренә алып китә, кайчандыр бирегә чиләк-көянтәләр күтәреп суга килгәннәр, чишмә янына компанияләр белән җыелып утырганнар, ял иткәннәр.
Яңаүзилеләрнең чишмәне ял итү урыны итү уе күптән барлыкка килгән. Күптән түгел яңартылган чишмәне ачу тантанасы булды. Анда якташлар, авылдан чыккан кешеләр һәм кунаклар җыелды.
Ачылышка район башлыгы Камил Гилманов һәм эстрада җырчысы, Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев килде.
Чишмә турында матур риваять бар. Бу хакта ачылышта Фәймә Гатина сөйләде. Моннан берничә гасыр элек Сөлчә елгасының каршы ярында каен урманы булган. Ләкин аны хуҗалык ихтыяҗлары өчен кисәргә дигән приказ килә. Бер көнне урман кисеп арыган кешеләр яр буена ял итәргә утыралар, чишмәне күреп, шатланалар. Шуннан бирле авыл халкы – күбесесенчә яшүсмер кызлар, җилкәләренә көянтә-чиләк аскан яшь киленнәр чишмәгә су алырга йөри башлый. Тора-бара чишмәне чистарталар, су һәркемгә җитәрлек булсын һәм аны җыю уңайлырак булсын өчен, агач осталары юкәдән бура куялар. Бу урын яшьләрнең яраткан кичке күңел ачу урынына әйләнә. Бер пар бер-берсен шулкадәр яратканнар, тугрлык анты йөзеннән чишмә буена ике каен агачы утырткан, диләр. Озакламый егетне солдатка алалар. Аннан ул кайта алмый. Кызны күрше авылга кияүгә биргәләр. Яшь пар Себергә китә һәм аларның алдагы язмышы билгесез.
Ә ике каен, бер-берсен тормыш авырлыкларыннан саклагандай, янәшә үсеп утыра, ә алар янында чишмә чылтырап ага. Чишмә юлыннан халык өзелми. Хәтта 1974 елда авылда суүткәргеч сузылгач та, чишмәдән су алырга йөрүдән туктамыйлар.
Ләкин һәр яз саен Сөлчә елгасы ярларыннан чыгып ташый һәм аның аша кичү мөмкин булмый. Шул чакта авылда туып-үскән Фидаил Идиятуллин чишмәне һәрчак файдалана алырлык итеп ничек ясарга икәнен хәл итә. Сөлчә елгасы аша ул торбалар салдыра һәм чишмә тагын да чыңлап ага башлый.
Бәйрәмне Рифә Идиатуллина һәм Фәймә Гатина алып бардылар. Чишмәне ачу тантанасына җыелган авыл халкы алар авызыннан чишмә турындагы риваятьне генә түгел, аны төзекләндерүгә үз өлешен керткән һәр кеше турында да белде.
– Бүген сезнең авылда зур вакыйга, чишмә – тормыш чыганагы ул. Чишмәне бүгенге көнгә кадәр саклап калучыларга, аны төзекләндерүгә үз өлешләрен кертүчеләргә, ташландык хәлгә килергә ирек бирмәүчеләргә рәхмәт, – дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов чишмә ачылышында.
Яңаүзилеләр – үз авыллары өчен җан атучы аерым бер халык, биредә кече ватаннары язмышына битараф булган кешеләр юк.
– Сыйныфташларыбыз белән чираттагы очрашуда чишмә буенда утырып чәй эчәр, сөйләшер урын булсын өчен беседка төзү идеясе туды, – дип сөйләде авылда туып үскән Рәмзия Бакирова. – Бу идеяне сыйныфташлар гына түгел, авылдан чыккан якташлар да хуплады. Ярдәм җыюны игълан иткәндә, акча беседка куяр өчен генә түгел, ә ябык корылмага да җитәрлек булыр дип уйламаган идек.
Бүген чишмә янында тышланган, пластик тәрәзәле өй тора, ә аның эчке ягында озын өстәл, эскәмияләр урнаштырылган һәм хәтта кухня кирәк-яраклары да бар.
Чишмә янында эшләр июль уртасында башланган. Авылның уңган ир-егетләре – Рамил Әхмәтвәлиев, Динар Сәмигулов, Фердинанд Мәгыйзов төп хезмәтләреннән соң биредә эшләгәннәр.
Яңаүзилеләр аеруча Илдар Хәкимҗан улы Фарзалыевка, инициативалы якташлары эшләгән “Нурлат нефть эшкәртү цехы” җитәкчесе Илсуар Әнвәр улы Кармышевка рәхмәтле. Ир-егетләр авыл чишмәсендә ял итү өчен заманча, матур корылма төзергә ниятләүләре турында хәбәр иткәч, мондый изге эшкә битараф булмаган җитәкчеләр аларга бушлай бик күп төзелеш материаллары бирәләр. Җитәкчелек тарафыннан егетләргә мондый ярдәм күрсәтү аларны эшләрендә хөрмәт итәләр, хезмәтләрен югары бәялиләр дигәнне аңлата.
Ярдәмчел, юмарт җитәкчеләр дә чыгышлары белән Яңа Үзи авылыннан – Илдар Хәкимҗан улы Фарзалыев – аксакал Зәйнулла бабай, Илсуар Әнвәр улы Кармышев – Кармышевлар нәселеннән.
Якташлары Руслан Минсәлим улы Әфләтуновка да рәхмәт сүзләр әйтелде, ул чишмәгә кадәр юл салуда инициатор һәм меценат булган.
– Төзүчеләргә, меценатларга, авыл халкына, аксакалларга, киленн-кияүләргә, балаларга, оныкларга, авылдашларга, безнең тормыш чыганагыбызга битараф булмаган, ярдәм кулы сузган өчен зур рәхмәт, – дип билгеләп үтте Беловка авыл җирлеге башлыгы Илсур Мәхмүтов. – Сезнең кулларыгыз алтын гына түгел, йөрәгегез дә зур.
Меценатларның, төзүчеләрнең һәркайсы турында изге сүзләр әйтелде, барысына да истәлекле бүләкләр тапшырылды. Ә алар үзләре чыннан да тыйнак кешеләр булып чыктылар һәм җавап сүзендә үзләренең кече ватаннары алдындагы бурычларын үтәүләрен генә билгеләп үттеләр, чөнки бу – аларның ата-бабалары җире. Кирәк булса, алар киләчәктә дә игелекле эшләрдә ярдәм итәчәкләр.
Фирдүс Тямаев башкаруындагы җырлар бәйрәмгә күтәренкелек һәм дәрт өстәде. Сүз уңаеннан, Фирдүс тә бәйрәмгә очраклы гына эләкмәгән. Аның әнисе тумышы белән Иске Кыязлы авылыннан, ә Яңа Үзидә исә хатынының әти-әнисе яши.
Бәйрәмнән соң барысын да Яңа Үзи авылы халкының кунакчыллыгы белән әзерләнгән өстәл янына чакырдылар. Чишмә яныннан халык әле бик озак таралмады. Хәзер биредә халык күп булачак – авыл кешеләре монда авыл бәйрәмнәрен генә түгел, гаилә бәйрәмнәрен дә билгеләп үтәргә җыелачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев