Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары контракт буенча хәрби хезмәт турында сөйләде

Татарстан хәрби комиссариатлары контракт буенча хәрби хезмәткә чакыруны оештыра.

Без контракт буенча хәрби хезмәткә керешү шартларын белү өчен Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Сергей Иванов белән очраштык.

– Сергей Васильевич, Кораллы Көчләр сафларында хезмәт итү – ул батыр һәм көчле рухлы кешеләрнең эшеме. Безнең районда контракт буенча хезмәт итәргә теләүчеләрне туплау буенча эшләр ничек бара?

– Кызганычка каршы, Аксубай муниципаль районы Татарстан Хәрби комиссариаты тарафыннан билгеләнгән хәрби хезмәткә алу йөкләмәсен графиктан артта калып үти.

– Контракт буенча хәрби хезмәткә кем керешә ала?

– Контракт буенча хәрби хезмәткә 62 яшькә кадәрге өлкән офицерлар (майор-полковник), 57 яшькә кадәрге кече офицерлар, 60 яшькә кадәрге солдатлар, сержантлар, прапорщиклар керешә ала. Офицерлар – өч, солдатлар, сержантлар, прапорщиклар бер, өч һәм биш елга контракт төзи ала.

Бер елга һәм аннан күбрәккә контракт төзегәндә 195 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү башкарыла. Уку үзәгендә өйрәнүләр узган вакытта хезмәт хакы 35-50 мең сум тәшкил итә. Һәм федераль бюджеттан ай саен 15 мең сум күләмендә өстәмә түләү каралган.

Махсус хәрби операциядә катнашкан очракта хәрби хезмәткәр хәрби дәрәҗәсенә һәм биләгән вазифасына бәйле рәвештә (солдат-сержантлар өчен) 204 меңнән 242 мең сумга кадәр акчалата түләү алачак, офицерлар өчен түләүләр югарырак.

– Контракт төзүчеләр өчен нинди ташламалар һәм социаль гарантияләр каралган?

– Барлык хәрбиләргә 30 тәүлектән дә ким булмаган еллык отпуск, күтәрү пособиесе түләүләре һәм ел саен бер хезмәт хакы күләмендә матди ярдәм түләүләре биреләчәк. Дәүләт бүләкләре белән бүләкләнүчеләргә биш хезмәт хакы күләмендә түләү каралган.

Хәрби хезмәткәрләр шулай ук хәрби туплау-ипотека системасына керә алачак (беренче контракттан соң), хезмәт чорында хезмәт торагын яисә торакка түләп торган өчен компенсация алачак. Аларга бушлай медицина тикшерүе, Оборона министрлыгының медицина учреждениеләрендә дәвалану һәм тернәкләнү узу, федераль бюджет хисабына тормыш һәм сәламәтлек иминияте, 20 ел хезмәт иткәннән соң пенсиягә чыгу хокукы, әйберләр һәм кием белән бушлай тәэмин итү каралган.

Махсус хәрби операция зонасында контракт буенча катнашучы хәрби хезмәткәрләр өчен өстәмә ташламалар һәм гарантияләр каралган: хәрби хәрәкәтләр ветераны статусы һәм тиешле ташламалар, кредит һәм салым каникуллары, югары уку йортларында балаларны укыту өчен бюджет урыннары, балалар сәламәтләндерү лагерьларында балаларның бушлай ялы, яраланган (җәрәхәтләнгән һәм һәлак булган) очракта иминият түләүләре, реабилитация һәм адаптация социаль программасы (эшкә урнашу һәм торак бирү). Шулай ук республика бюджетыннан өстәмә ташламалар һәм гарантияләр каралган.

– Аксубайлыларга контракт төзү өчен кая мөрәҗәгать итәргә?

– Татарстан Республикасы Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссариатына түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк: Чирмешән авылы, Техник урамы, 5а йорты, хәрби комиссариат буенча кизү торучының телефоны: 8 (843-96) 2-26-55; яки шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең хәрби-хисап өстәленә: ш.т. Аксубай бистәсе, Совет урамы, 2 йорт. Телефоны: 8 (843-44) 2-73-66.

Фото: "Безнең Чирмешән" газетасы архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев