Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Чират юк, күчерү шәхсән хәл ителә ала

Аксубай районында балалар бакчасына чират та, баланы башка бакчага күчерү белән дә проблема юк.

Мәгариф бүлегендә балаларның мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә кабул иткәндә коррупцион гамәлләргә юл куймау өчен барысын да эшлиләр. Бу хакта без район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү буенча методисты Гөлсирә Хәйруллина белән әңгәмә корабыз.

– Гөлсирә Рафыйк кызы, районның балалар бакчаларына чират белән эш ничек тора?

– Районда балалар бакчаларына чират белән проблема юк. Барлык авыл мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә буш урыннар бар, район үзәгендә без һәрвакыт “Кояшкай” балалар бакчасында урын тәкъдим итә алабыз. Башка балалар бакчасында да вариантлар тәкъдим итәбез. Килеп туган сораулар буенча шәхси тәртиптә аңлатмалар бирергә без һәрвакыт әзер.

– Балалар бакчасына чиратка бастыру процедурасы нинди?

– Күп кенә ата-аналар бала туу турында таныклык алганнан соң ук чиратка басалар. Мәктәпкәчә белем бирү оешмасына чиратка басу өчен гаризаны Россия Федерациясе Дәүләт хезмәтләре порталы аша да, яшәү урыны буенча мәгариф бүлегенә шәхсән кабул итүгә килеп тә бирергә була.

Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә гариза тапшыру һәм гаризалар статусын тикшерү хезмәте вакытлыча туктатылды. Алдан тапшырылган гариза статусын, хәбәрдарлыкка язма рәсмиләштереп, Россия Федерациясе Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында тикшерергә мөмкин.

– Балалар бакчасына төркем формалаштыруның ниндидер чоры бармы, әллә бакчага теләп килергә буламы?

– Яңа төркемнәрне, чират нигезендә, ел саен 1 июльдән 31 августка кадәр формалаштырабыз. Төркемнәрне оештырганда гариза тапшыру датасы һәм баланың яшь төркеме исәпкә алына. Бала туган көн буенча агымдагы елның 1 сентябренә аның яше исәпләнә (яшьне исәпләүнең төгәл датасын мәгариф бүлегендә аныкларга була) һәм әлеге яшь нигезендә исәпкә куелу датасын исәпкә алып, әлеге балалар бакчасына чират формалаша. Исәпкә куелу датасы булып гариза тапшыру көне санала.

Система гаризалар категориясе буенча гаризалар исемлеген автомат рәвештә сортлый – «ташламалы» һәм гомуми нигезләрдәге гаризалар. Алар автомат рәвештә өстенлек буенча чиратка тезелә. Һәр категориядә чират гариза бирү датасын һәм ташламалар категориясен исәпкә алып төзелә. Система шул балалар бакчасына һәм шул ук яшь төркеменә бирелгән дәгъваларны сайлый.

Муниципаль районның административ регламенты буенча яшьне исәпләү датасы кабул иткән датадан алып барыла. Аннан соң бу алгоритм буенча күрсәтелгән балалар бакчасына әлеге яшь категориясенә буш урыннарга бүлү башкарыла.

– Балалар бакчасында аерым нигезләрдә урын алырга мөмкинлек бирүче ташламалар турында да сөйләп китсәгез иде...

– Башта чираттан тыш кабул итү хокукы булган балаларга урын биреләчәк. Аннары – беренче чираттагы хокукы булган балаларга. Аннары инде өстенлекле хокуклы балаларга. Чираттан тыш кабул итү хокукына, мәсәлән, судьяларның һәм тикшерү комитеты хезмәткәрләренең балалары ия. Мәсәлән, хәрби хезмәткәрләрнең һәм күп балалы ата-аналарның балалары беренче чиратта кабул итү хокукына ия. Бертуганнары инде сайлап алынган балалар бакчасына йөрүче балалар да өстенлекле хокукка ия. Балалар бер гаиләдән булырга һәм бергә  яшәргә тиеш. Ташламаларның тулы исемлеген мәгариф бүлегендә белергә була.

Килеп туган сораулар буенча (8 (8-4344) 2-92-50 телефоны буенча да, шулай ук шәхси мөрәҗәгать иткәндә дә консультация алырга була. Мәгариф бүлеге шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе, Романов ур., 1 йорт (3 нче мәктәп бинасы) адресы буенча урнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев