Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Чыршы шатлык китерсен өчен

Аксубай урманчылыгы территориясендә ылыслы яшь үсентеләрне законсыз кисүдән саклауның киеренке чоры башлана.

Безнең көннәрдә төп Яңа ел атрибутын бик җиңел сатып алырга мөмкин. Сатуда тере чыршылар да, ясалма чыршылар да бар. Аларга бәяләр дә һәр гаилә сатып алырлык. Ылыслы агачларның яшь үсентеләре Яңа ел алды чорында законсыз кисүдән зыян күрмәсен өчен, дәүләт урман инспекторлары кайбер чараларны күрергә мәҗбүр. Ә нәкъ менә барлык участок урманчылыкларында ылыслы агачлар үскән территорияләр янында сак постлары куелачак, анда участок урманчылыклары хезмәткәрләре кизү торачак. ЮХИДИ законсыз табылган ылыслы агачларны ачыклау буенча йөк ташуны контрольдә тотуны катгыйландырачак.

Шулай ук яшь чыршылар һәм наратлар үскән урман полосаларына якын булган автотрассаларда урман сагы һәм полиция хезмәткәрләре белән берлектә патрульлек итүләр оештырылачак.

Әмма, тәҗрибә күрсәткәнчә, кешеләр, күпчелек очракта, намуслы, алар урманчылар хезмәте белән үстерелгәнне бәяли һәм саклый белә. Чыршы белән өйгә, күңелсезлекләр түгел, ә бары шатлык кына килергә тиеш.

Шулай да табигатькә зыян салырга – бәйрәм өчен чыршыны законсыз кисәргә теләүчеләр бу ниятнең нәтиҗәләре нинди булачагын белеп торырга тиеш. Аксубай урманчылыгында шундый саннарны китерделәр: ылыслы агачларны законсыз кисү рәвешле урман хуҗалыгына китерелгән зыян өчен штраф суммасы саклагыч урманнарда: нарат өчен – 5278,86 сум, чыршы өчен – 4758,84 сум; эксплуатацион урманнарда: нарат өчен – 2639,43 сум, чыршы өчен 2379,42 сум тәшкил итәчәк.

Моннан тыш, кагыйдә бозучыларга административ штраф та салыначак. Гражданнарга – 3000 сумнан 4000 сумга кадәр; вазыйфаи затларга – 20000 сумнан 40000 сумга кадәр; юридик затларга – 200 меңнән 300 мең сумга кадәр.

Әгәр кисү автомототранспорт чаралары, үзйөрешле машиналар кулланып башкарылса, гражданнарга – 4000 сумнан 5000 сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 40000 сумнан 50000 сумга кадәр, юридик затларга 30000 сумнан 500000 сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев