Чуашлар әйлән-бәйләнне башлыйлар
Уявны изге Николай көненнән туфракта шытымнар баш калкыту белән бәйрәм итә башлыйлар.
Сөнчәледә, мисалга, чиркәүдә гыйбадәт кылганнан соң халык аланда җыела, анда әйлән-бәйлән җырлыйлар, уеннар уйныйлар. Элек Уяв чорында һәр көнне иртәдән кичкә кадәр әйлән-бәйлән уйнаганнар. Кичләрен агач астында учаклар якканнар һәм алар тирәли берничә тапкыр әйләнгәннәр. Аеруча да якшәмбе һәм җомга көннәрендә әйлән-бәйләннәр тантаналы төстә уздырылган. Егетләр һәм кызлар Уяв вакытында бер-берсе белән очрашып, булачак тормыш иптәшләрен тапканнар. Әйлән-бәйләнгә олылар да, балалар да килгән. Сөнчәле авылының өлкән яшьтәге кешеләре яшь чакларындагы әйлән-бәйлән җырларын җырлыйлар, борынгы уеннарны исләренә төшереп уйныйлар, ә яшьләр аларга кушыла һәм онытылып барган җыр кабаттан яши башлый. Уяв 12 июль Питрау көненә – печән чабу вакыты җиткәнчегә кадәр дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев