Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Чуаш теле көнендә Аксубайда туган телләр көнен билгеләп үттеләр

“Йөз мең җыр, йөз мең сүз, йөз мең бизәк”. Чуаш халкының мәгърифәтчесе Иван Яковлев туган тел турында әнә шулай дип әйткән.

25 апрельдә бөтен дөньяда чуашлары Чуаш теле көнен билгеләп үттеләр. Бу көн уңаеннан район мәдәният йортында Туган телләр көненә багышланган берләштерелгән чара узды. Чөнки 26 апрельдә, Габдулла Тукайның туган көнендә, Татарстанда туган телләр көнен дә билгеләп үттеләр.

Анда районның иҗат коллективлары, мәктәп укучылары, актив авыл халкы катнашты.

Концерт программасын “Шанчăк” вокаль ансамбле ачты. Яңа Аксубай авыл клубы үзешчәннәре чуаш җырларын башкардылар.

– Бу көнне чуаш халкының мәгърифәтчесе Иван Яковлев туган. Бүгенге көн Чуаш теле көне буларак тарихка кереп калды, – дип билгеләп үтте район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров. – Без яшь буынны халкыбызның гореф-гадәтләрен хөрмәт итәргә һәм сакларга, туган телне яратырга өйрәтергә тиеш. Туган телне генә түгел, башка телләрне дә кадерләп, күрше халыклар белән дус яшәү мөһим.

Савгач мәктәбе укучылары чуаш теленә багышланган шигырьләр укыдылар. Бөек чуаш шагыйре Петр Хузангайның «Без бар һәм булачакбыз» дигән шигыре сәхнәдә аеруча тантаналы рәвештә, гимн кебек яңгырады.

– Чуаш теле – борынгы тел. Туган телдән оялмагыз. Әби-бабайлар, әти-әниләр телен яратыгыз, горурланыгыз! – дип мөрәҗәгать итте катнашучыларга районының Чуаш милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Роза Чентаева.

Концерт программасын Эдуард Ильин дәвам итте. Ул гармунда уйнап, дәртле җыр башкарды. Вера Уканеева үз чыгышын борынгы чуаш халык җырыннан башлады. Зал аларның чыгышларын алкышларга күмде.

Аксубай районында төрле милләт халыклары тату яши. Без Татарстанның барлык танылган шәхесләре белән горурланабыз, аларның җырларын һәм биюләрен яратабыз һәм хөрмәт итәбез. Чуаш халкын бәйрәм белән рус, татар артистлары – Алсу Нуртдинова, Наилә Крайнова җитәкчелегендәге «Игелек берлеге» кашыклар белән көй чыгару ансамбле дә котлады. Төрле яклап талант иясе Фәнис Низамов концерт программасын дәртле җыр һәм бию белән тәмамлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев