Чолганышта калган Ленинград турындагы батырлык дәресе Сөнчәле мәктәбе укучылары өчен тарих дәресе булды
Ленинград шәһәрен немец-фашист гаскәрләре чолганышыннан азат итүгә багышланган чара кысаларында Сөнчәле авыл китапханәсендә «Бу Ленинград шәһәрен онытма» дигән батырлык дәресе үткәрелде.
Авыл укучылары өчен китапханәдә узган дәрес Бөек Ватан сугышы тарихыннан бик күп яңа битләрне ачты. Чара «Блокадалы Ленинград балалары» презентациясе белән үрелеп барды. Китапханәче Людмила Егорова сөйләгәннәрдән балалар, ничек тә җан асрау өчен шәһәр кешеләренә бирелгән ипи нормасы, ул вакытта чолганышта калган шәһәр халкы өчен икмәк карточкаларының әһәмияте турында белделәр. Бу фактлар балаларда зур тәэсирләр калдырды.
Чарада катнашучылар шулай ук чолганышта калган Ленинградтагы коточкыч көннәргә, ленинградлыларның Бөек Җиңүгә ышануларына багышланган «Шәһәр, фронт, чолганыш иде» дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе белән кызыксынып таныштылар. Чаковскийның «Блокада», С. Николаевның «Дети и война», Д. Гранин, О. Берггольц әсәрләреннән, «Репортаж из блокадного Ленинграда» китабыннан Нева елгасы янындагы шәһәр халкының батырлыгы һәм ныклыгы, Ладога күле аша коткару «тормыш юлы» төзелеше турында белделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев