Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Чирек гасыр финансист булып

«Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» медале белән районның финанс-бюджет палатасы рәисе урынбасары Зифа Ядгәрова бүләкләнде.

Бүләкне Зифа Фәтыйх кызына ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм район башлыгы Камил Гилманов район Советының йомгаклау утырышында тапшырдылар. Зифа Фатыйх кызы һөнәрендә инде 33 ел, шуның чирек гасыры бюджет өлкәсенә багышланган. Зифа һөнәрендә әнисе – финансист, Татарстанның атказанган икътисадчысы Хәлилә Габдрахман кызы Ядгәрова юлыннан киткән.

Бу аның эшендә ярдәм дә итә, еш кына комачаулый да, чөнки кызны еш кына әнисе белән чагыштыралар. Шуңа күрә җаваплылык һәм ихтыяҗ һәрчак икеләтә арта. Ә ул аны бер генә тапкыр да сынатмый. Зифа Фатыйх кызы 1988 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң «Агрохимсервис» оешмасында икътисадчы, аннан соң Вахитов исемендәге колхозда хисапчы булып эшләп тәҗрибә туплый. Ун ел бистә Советында баш хисапчы булып эшләргә дә туры килә.

Хезмәт биографиясенең яртысын диярлек – район финанс-бюджет палатасы рәисе урынбасары вазыйфасында. Ул 33 ел вакыт хезмәттәшләренең бердәм коллективы һәм тәҗрибәле остазлары ярдәмендә бер көн кебек кенә узып китүен әйтте. Җитәкчеләре дә, хезмәттәшләре дә, кул астындагылар да Зифа Фатыйх кызының гыйлемлелеген, стратегик фикерләү, зур күләмдәге мәгълүматны кабул итә һәм анализлый белү сәләтен, кыска вакытлы файда һәм эштә озак вакытлы перспективаларны күрә белүен бәялиләр. Ә тагын гади кешелек сыйфатлары – гаделлек, эштә җентекле булу, җаваплылык һәм ярдәм кулы суза белүен дә.

– Миңа районның иң яхшы финансистлары, барыннан да элек, әнием, безнең уртак хезмәттәшләребез – Минниса Фәхретдин кызы Безрукова, Рушания Исмәгыйль кызы Гобәйдуллина белән эшләргә туры килгәне өчен язмышыма рәхмәтлемен. – Мин финансист булып эшли башлаганда Владимир Николаевич Черников тәҗрибәсен һәм белемен дә үзләштердем, –ди Зифа Фатыйх кызы. – Бүгенге коллегаларыма рәхмәтлемен, чөнки коллективның һәр әгъзасының хезмәтен бәяләү – ул, барыннан да элек, уртак хезмәт, иңгәиң куеп эшләүчеләрнең үзара ярдәмләшүе.

Ядгәровлар гаиләсендә – финансистларның өч буыны. Зифа Фатыйховнаның кызы – Динә дә, КФУның икътисад факультетын тәмамлап, әнисе һәм әбисе сукмагыннан киткән. Күптән түгел Ядгәровлар гаиләсендә Зифа Фатыйх кызының күркәм юбилеен билгеләп үттеләр. Ә һөнәрдәге казанышларны тану аның өчен тагын бер лаеклы бүләк булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев