Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Чемпионнар әзерли торган мәйданчык

Безнең район спортчылар белән дан тота. Яшьләр арасында билбау көрәше бик популяр.

Түбән Татар Майнасы мәктәбе – спортчы-көрәшчеләр шөгыльләнә торган мәйданчыкларның берсе.
Бу белем бирү учреждениесендә тәрбияләнүче спортчылар милли көрәш буенча төрле дәрәҗәдәге ярышларда күп тапкыр җиңүчеләр һәм призерлар булдылар. Шундый спортчылар арасында Илдус Камалов та бар.


Яшүсмер спорт белән 5-6 ел элек шөгыльләнә башлый. Беренче тапкыр көрәш келәменә аны әтисе – Илһам Камалов алып килә, өстәвенә ул аның остазы да, тренеры да.


Илдусның спортта ирешкән казанышлары шактый. Ул район, республика һәм бөтенроссия ярышларында күп тапкыр призер һәм җиңүче булды.


–Мин билбау көрәше белән башлангыч сыйныфларда укыганда шөгыльләнә башладым, – дип сөйли спортчы. – Спортның бу төрен сайлау очраклы булмады. Өлкән абыем Илнар көрәш белән шөгыльләнде, миңа аны күзәтү бик кызык иде. Ә хәзер, миңа карап, энем Илнур спортта беренче адымнарын ясый. Минемчә, көрәш белән шөгыльләнү ир-егетне тәрбияли, җәмгыятьтә аның ролен билгели, тәртипкә өйрәтә.


Илдус 10 нчы сыйныфта белем ала, инде бүген үк спорт Академиясенә укырга керү турында уйлана. Тормышын тренерлык эшчәнлеге белән бәйләргә һәм шулай ук көрәш юлын дәвам итәргә планлаштыра. Киеренке күнегүләр һәм җиңүгә омтылыш аңа спорт мастеры исемен яуларга һәм атказанган спортчы булырга ярдәм итәр дип өметләнә ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев