Чемпионат алдыннан
Аксубай универсаль технологияләр техникумында республика фәнни-гамәли конференция узды.
Аның темасы – “WorldSkills чемпионатына әзерлек шартларында укучыларда һөнәри компетенция булдыру юллары һәм ысуллары”. Әлеге тема буенча Аксубай техникумы методисты Роза Сәхабетдинова проект әзерләде һәм аны ТР мәгарифне үстерү Институтына тәкъдим итте. Аннары соң республиканың башка һөнәри уку йортлары белән тәҗрибә уртаклашу карары кабул ителде.
Район башлыгы Камил Гилманов та үзенең чыгышында эшче һөнәрләр чемпионатының әһәмиятлелеген билгеләп үтте.
– Без WorldSkillsның – һөнәри белем бирү системасын үстерүдә яңа этәргеч булуын яхшы аңлыйбыз, – дип билгеләп үтте ул. – WorldSkills-2019ны уздыру өчен Казан шәһәре сайлануы зур горурлык хисе уята. Шуңа күрә безнең алдыбызда бәйгедә катнашу өчен югары класслы осталар әзерләү бурычы тора. Чөнки шундый киң күләмле чемпионатта катнашу беренче чиратта студентларның үзләре өчен бик мөһим.
Җыелучылар алдында АТУТ директоры Фәрхат Аюпов чыгыш ясады.
- Без Мәгариф министрлыгына һәм ТР Урта һөнәри белем бирү мәгариф учреждениеләре директорлары Советына безнең диварларда республика фәнни конференциясен уздыруга әманәт иткәннәре өчен рәхмәт белдерәбез, – дип билгеләп үтте директор. – Без җитәкчелекнең ышанычын акларга һәм аны тиешле дәрәҗәдә үткәрергә тырышырбыз.
Ул техникум тормышы белән таныштырды, зур ремонт эшләре турында сөйләде һәм Аксубай универсаль технологиләр техникумын тәмамланган белгечләргә таләп зур булуын да ассызыклады.
Фәнни-методик эшләр буенча директор урынбасары Владислав Борисов хәбәр иткәнчә, катнашуга 100 дән артык эш килеп иреште. Урында катнашуга республиканың 15 урта һөнәри белем бирү уку йортларыннан 50 гә якын катнашучы килгән. Барлык катнашучылар сертификатлар, чыгыш ясаучылар I, II, III дәрәҗә дипломнар алдылар. Техникум укытучылары Гөлназ Сөләйманова, Валентина Енизеркина һәм Ольга Елисеева II дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев