Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Чаллыда Мәләкәс елгасына күпердән егылган хатын-кызны чыгарганнар

Коткаручылар табибларга тапшырган хатын-кыз бер сәгатьтән соң үлгән.

Чаллыда коткаручылар Мәләкәс елгасына күпердән егылып төшкән хатын-кызны чыгарган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«6 нчы зона коткару хезмәткәрләре ГЭС һәм ЗЯБ бистәләре арасында урнашкан күпер янына бардылар. Елгага күпердән хатын-кыз егылып төшкән. 23.25 сәгатьтә коткаручылар аны табып алалар, ярга алып чыгалар һәм табибларга тапшыралар», – дип сөйләделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Коткаручылар табибларга тапшырган хатын-кыз бер сәгатьтән соң үлгән.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фото: МЧС РТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев