Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Часть командиры сугышчы оныгын тәрбияләгән өчен бабасына рәхмәт белдергән

Аксубайда хәрби хезмәткәр Абделрәхим Бәшәровның бабасы исеменә оныгы хезмәт иткән командованиедән Рәхмәт хаты килде.

2022 елның кояшлы июнь иртәсендә Аксубайдан Абделрәхим Бәшәровны армиягә тантаналы төстә озаттылар. Ул көнне ТР хәрби комиссариатының җыелу пунктына ике егет китте. Район җитәкчесе, хәрби комиссар, “Ватанга хезмәт итәм” иҗтимагый оешмасының сугышчы-ветераннары булачак солдатларга намуслы хезмәт теләделәр.

Абделрәхим коры җир гаскәрләренә эләккән, Мәскәү өлкәсенең Нарофоминский районында хезмәт иткән. Егет сынатмый. Озатучыларның үгет-нәсихәтләрен үти. Командование егетнең тырышлыгын бәяли. Хәрби частьтән Абделрәхимнә тәрбияләп үстергән бабасына Рәхмәт хаты килә.

«23626 нчы гаскәри часть командованиесе исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезгә лаеклы сугышчы тәрбияләп үстергән өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм.
Сезгә олы рәхмәтебезне белдереп, Абделрәхимнең хәрби бурычын үрнәк үтәве, корал белән оста эш итә белүе, тырышлык һәм профессионализм күрсәтүе турында әйтәсебез килә. Хезмәттәшләре арасында абруй казанды. Ул – югары әхлакый сыйфатлар, гаскәри туганлыкка, бурычка һәм намуска тугрылык үрнәге», – диелгән хатта.

Шушы көннәрдә Абделрәхим хезмәттән кайтты.

–Армия миңа киләчәк тормыш өчен файдалы күп нәрсә бирде, – ди ул. – Планда – паспорт алу белән (аңа 20 яшь тулган) эшкә урнашу. Ә алга таба – күз күрер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев