Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Чаңгы юлына әниләре бастыра. Әтиләре спорт мастерлыгына кандидатка чыгара

Бикушевлар гаиләсе безнең районны республикада һәм Россиядә таныта, спортны үстерүгә, мәктәп укучыларына физик тәрбия бирүгә зур өлеш кертә.

Рәис Бикушев утыз елдан артык гомерен мәктәптә физик культура укытуга багышлаган. Ул – җиңел атлетика һәм башка спорт төрләре буенча район, республика ярышлары җиңүчесе һәм призеры. Район һәм республикадан бирелгән күпсанлы бүләкләргә, мактау билгеләренә ия. Ул өч дистә ел дәвамында эшләгән Иске Ибрай мәктәбенең чаңгычылар командасы һәрвакыт барлык республика спортчылары өчен лаеклы көндәш булып тора.

Рәис Харис улы Иске Ибрай авылында туып үсә, мәктәпне көмеш медальгә бетерә, Әлмәт физкультура техникумына укырга керә. Ләкин уку йортын бары армиядән соң гына тәмамлый, өч ел флотта хезмәт итә. Аннары Казанда югары педагогик белем ала.

Шул ук мәктәпкә булачак тормыш иптәше дә педагогия институтын тәмамлаганнан соң, рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып кайта. Яшьләр мәктәптә укыганда ук дуслашып йөриләр.

– Мин Рәис кебек медалист булмадым, минем аттестатта ике дүртлем бар, – дип искә алды елмаеп Лилия Минвәгыйз кызы. – Институтны уңышлы тәмамлап, туган мәктәбемә эшләргә кайттым. Шәһәргә китәргә дигән уй бар иде, әмма барысы да ничек кирәк шулай килеп чыкты. Менә инде утыз елга якын мәктәптә эшлим.

Рәис Харис улы һәм Лилия Мивәгыйз кызы өйләнешәләр. 1995 елның декабрендә ислам кануннары буенча никах укыталар, аннары язылышалар. Беренче сабыйлары Рәмис дөньяга килә, дүрт елдан икенче уллары Рәфис туа. Йорт җиткезергә карар итәләр. Аны элеккеге йорт нигезендә үк торгызалар. Төзелеш зур тырышлык таләп итә, җитмәсә тагын иң авыр – ике меңенче еллар уртасында. Яшь укытучылар гаиләсенә җиңел булмый.

Рәис Харис улы һәм Лилия Минвәгыйз кызы – гаҗәеп хезмәт сөючән кешеләр. Алар баштан ук зур хуҗалык тотканнар һәм бу аларга төзелештә финанс яктан ярдәм була. Каралты-кураны да, мунчаны да өр яңадан салалар. Бу педагоглар өчен иң авыр чор була: мәктәп, өй, балалар, төзелеш, хуҗалык алып бару – ару турында уйламыйлар да, балалар өчен яхшы шартлар тудырырга тырышалар.

Уллары буй җитеп килә.

– Рәис урамда матур күлмәк кигән кызчыкларны күргәч, миңа: безнең шундый кызыбыз булмыймы әллә, дип әйтә иде, – дип көлеп искә алды Лилия Минвәгыйз кызы. – Кыз бала булуын бик теләде. Һәм менә төзелешне дә тәмамладык, машина да сатып алдык, 2009 елда кызыбызны да алып кайттык.

Ләлә патша кызы кебек үсә, абыйлары аны яратып тәрбияләшәләр.

– Балалар спортка ничек килде?

–Аларны чаңгы юлына мин бастырдым, – дип дәвам итте өч бала әнисе. – Ә калганы – әтиләренең казанышы.

Әниләре дә спорт белән шөгыльләнә. Балалар мәктәптә укыганда Бикушевлар Казанда «Әти әни, мин – спорт гаиләсе» республика ярышында I урынны яулыйлар. Шуннан башлана да инде. Бүген алар – җиңел атлетика буенча спорт мастерына кандидатлар. Кызларының чаңгы буенча беренче зур разряды. Ул – гаилә спорт традицияләрен лаеклы дәвам итүче, ике ел рәттән физкультура буенча республика олимпиадасында җиңүче булды. Ундүрт яшендә бер кочак диплом һәм грамота, күпсанлы спорт медальләренә ия.

Абыйлы-энеле Бикушевларның спорт казанышлары турында без район газетасында күп тапкырлар яздык. Өлкән уллары Рәмискә һөнәр сайлауда икеләнеп торырга туры килми. Ул әтисе эзеннән китә – Идел буе физкультура һәм спорт академиясен тәмамлап районга кайта һәм туган мәктәбендә Спорт мәктәбеннән тренер-укытучы булып эшли башлый. Рәмис – районда һәм республикада танылган спортчы, район, республика, төбәкара ярышларда берничә тапкыр призлы урыннар яулады. Шулай ук, ул да әтисе кебек үк, укучыларга физкультурага һәм спортка мәхәббәт, актив, сәламәт яшәү рәвешенә тартылу тәрбияли. Рәмис өйләнгән, аның Реналь исемле малае үсә. Тормыш иптәше Илзидә – аның сыйныфташы, алар да шулай ук мәктәп эскәмиясеннән үк дус булалар. Илзидә исә югары юридик белем алган һәм Эчке эшләр министрлыгы бүлегендә сорау алучы булып эшләгән. Әлегә – декрет ялында. Бәләкәч Ренальнең тавышы, өйдәгеләрне шатландырып, йортны тулыландырып тора.

Рәфис хәрби юлны сайлый, анда яхшы физик әзерлек һөнәрнең бер өлеше булып тора.

Имтиханнарны уңышлы тапшырыр өчен тарихны, җәмгыять белемен җентекләп өйрәнә. Мәктәпне алтын медальгә тәмамлый һәм менә күптән түгел генә югары уку йортында белгечлек буенча диплом алган. Алда – бүленеш. Ә әлегә гаилә бергә җыелган.

Студент чагында Рәфис биатлон, чаңгы, спорт ориентлашуы һәм җиңел атлетика буенча Россия рангы ярышларында катнаша, Россиянең төрле шәһәрләре буйлап йөри, аннан медальләр һәм дипломнар белән кайта. Уку еллары дәвамында дистәләгән бүләк туплана, хәтта Бикушевларның иркен йортында да кубоклар һәм дипломнар урнаштыру проблемасы туа. Әле тагын абыйсының һәм сеңелесенең бүләкләре белән бергә.

Бикушевларның зур хуҗалыгында мөгезле эре терлекләр, җир кишәрлеге, зур яшелчә бакчасы бар. Әти-әниләре улларының алты яшьтән үк кулларына сәнәк тотып үзләре белән бергә эшләүләрен, ә аннары чын ярдәмчеләр булуларын искә төшерделәр.

Вакыт иртәдән кичкә кадәр бүленгән, югыйсә андый эш күләмен башкарып булмас иде. Һәм бу эштә дә, спорттагы кебек, уңышка ирешү өчен, кыенлыкларны җиңәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    1

    0

    Молодцы, тырыш уңган халык.