Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

«Чабаксарка» – участок урманчылыгы бәйгесе җиңүчесе

Чабаксар участогы – урманчылык буенча иң зур территория.

Ул 12 мең гектарга якын мәйданны били, Яңа Чишмә һәм Чистай районнары урманнары белән чиктәш. Димәк, башка участокларга караганда, аның эш күләме дә күбрәк. Алексей Данилов җитәкчелегендәге коллектив барлык төп күрсәткечләр буенча да уңай нәтиҗәләргә ия. Чабаксар участок урманчылыгы ел саен үткәрелә торган семинар-киңәшмә нәтиҗәләре буенча участок урманчылыклары арасында җиңүче булды.

Сезон дәвамында урман хезмәткәрләре күп күләмдә җитештерү һәм шулай ук ял итү урыннарын төзекләндерү буенча эшләр башкардылар, квартал баганаларын яңарттылар, питомникны әйләндереп алдылар.

Урманнарны саклау һәм яклау буенча эшләрне тәҗрибәле урман осталары Владимир Львов, Иван Уляков һәм һөнәрдә яңа кеше Николай Назаров намуслы башкаралар. Урман культуралары чорында Савгач авылыннан Алена Пискарева, Ольга Семенова һәм Екатерина Тимофеева намуслы хезмәт куялар. Алар урман культураларын чәчәләр, аларны тәрбиялиләр. Участок урманчылыгы эшендә булачак урман хезмәткәре – Казан университетының урман факультеты студенты Николай Архипов ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев