Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Бюджет акчаларын тиешле максатларда гына кулланырга

Коррупциягә каршы тору буенча эшләрне координацияләү буенча комиссия утырышында бюджет акчасын максатчан һәм рациональ куллану, җир кишәрлекләрен милек итеп рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Утырыш район башлыгы Камил Гилманов рәислегендә район прокуроры Эдуард Хираҗев катнашында үтте. Тикшерелгән мәсьәләләр арасында – бюджет акчаларының максатчан кулланышына һәм рациональ тотуга тышкы финанс контролен гамәлгә ашыру.

Хисап комиссиясе рәисе Габделәхәт Салихов 2021 елда җирле үзидарә органнарының һәм районның муниципаль бюджет учреждениеләренең финанс-хуҗалык эшчәнлекләрен тикшерү нәтиҗәләре турында хәбәр итте.

erid: 2Vtzqw6pLty

Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Марат Габдрахманов җир кишәрлекләрен милеккә һәм арендага бирү, муниципаль милектәге мөлкәтне файдалануны һәм аларны куллануны контрольдә тоту буенча эшнең ничек алып барылуы турында сөйләде.

Коррупциягә каршы тору буенча эшнең ничек куелуы белән, шул исәптән иҗтимагый контроль өлешендә дә, иҗтимагый совет рәисе Ирина Телешева уртаклашты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев