Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Бәйсезлек көне уңаеннан турнир

Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге һәм Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе ярдәме белән һәр елны 30 август көнне Яшьләр үзәгендә Татарстан Бәйсезлеге көне уңаеннан шахмат буенча турнир уза.

Быел шашка турниры да өстәлде.

Шахмат буенча турнирда беренче тапкыр Илнар Гафиятов җиңү яулады. Икенче урында – район чемпионы Андрей Егоров. Турнирның үткән елгы җиңүчесе Алмаз Камилов өченче урынга лаек булды.

– Илнар инде күптән шахмат элитасы арасында үз урынын алды, – дип билгеләп үтте Аксубай җыелма командасы тренеры Геннадий Горбунов. – Аның җиңүләре исәбендә – 2016 елгы Клуб кубогы, 2017 елда район гәзите призына шахмат турниры бронзасы.

Бу юлы ул шахмат буенча район чемпионы Андрей Егоровны да ота алды. Осталык дәрәҗәсе артуы күзгә күренеп тора. 

Шашка буенча район ярышларында икенче ел рәттән Владимир Королевка тиңнәр юк. Татарстан Бәйсезлеге көне уңаеннан турнирда ул җиңүче булды. Икенче урында – Алмаз Камилов. Өченче баскычта шашка буенча спорт хәрәкәте ветераны Геннадий Горбатов урнашты.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев