Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Бәйрәмнәрдә дә, ял көннәрендә дә эшлиләр

Россия ЭЭМның Аксубай бүлеге коллективы шимбә көнне эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көнен билгеләп үтә.

Бәйрәм алдыннан без бүлекнең нинди эшләр белән янып яшәве белән  якыннанрак танышу өчен бүлек җитәкчесе Илгиз Алмакаев белән очраштык.

Бүлек хезмәткәрләренең эш көне 7 сәгать 30 минутта башлана, ә җитәкче үзе сәгать җидедә эш урынында була инде, хәер ул 24 сәгать буена җаваплылыкны өстеннән төшерми.

Шулай булуга да карамастан, кизү торучы  полиция хезмәткәре иртән аңа төнлә булган вакыйгалар  турында хәбәр итә, ә бу вакытта җитәкче материаллар белән таныша һәм  вакытлыча тоту изоляторында барысы да тәртиптә булуын тикшерә.

– Полициядә эшләүчеләрнең телефоннары беркайчан да сүнәргә тиеш түгел, шулай ук нигезле сәбәпсез эшкә соңга калуларга да юл куелмый. Штатта хатын-кызлар күп, яшь әниләр дә эшли, алар билгеләнгән вакытта үз эшләренә керешәләр, – дип аңлата җитәкче.

Бүлектә эшнең ничек кайнаганын белер өчен, биредә ярты көн булу да җитә.

Эшкә килү белән хезмәткәрләр журналда имза куеп, кулларына корал алдылар. Иртәнге 7 сәгать 45 минутта хезмәтләр һәм бүлекчәләр уртак разводка җыелдылар. Аны гадәттә җитәкче яки җаваплы кизү торучы үткәрә.

Шәхси составка Илгиз Алмакаев тарафыннан төнге вакытта теркәлгән җинаятьләр, кабул итеп алынган хәбәрләр, юл вакыйгалары турындагы мәгълүмат җиткерелде, утлы коралны  куллануга бәйле инструктаж  үткәрелде. Бу хезмәткәрләр өчен үзенә күрә  планерка да – монда конкрет материаллар һәм җинаятьләр  буенча кыйммәтле күрсәтмәләр бирелә, бурычлар билгеләнә һәм  тәүлеклек план эшләнә.

Җыелыштан соң барлык хезмәтләр һәм бүлекчәләр – ЮХИДИ хезмәткәрләре – юлларда тәртип урнаштыру, тикшерүчеләр һәм сорау алучылар – материаллар буенча бердәнбер гадел карар кабул итү, ПДН инспекторлары “дөрес юлдан тайпылган“ үсмерләр белән профилактик әңгәмәләр үткәрү  өчен  үзләренең эш урыннары буенча таралыштылар.

Һәм менә бер мәлгә беренче һәм икенче катта тынлык урнашты. Өченче катка күтәреләбез. Монда барысы да мәш килеп чабыша. Оператив хезмәткәрләр банк карталарыннан чираттагы тапкыр акча салдыру фактлары буенча шаулашып фикер алышалар һәм берүк вакытта Башкортстанга кемнең командировкага китүен хәл итәләр, чөнки тикшерү эзләре күрше республикага юл тотарга ишарәли.

Полковник Алмакаев аңлаткача, соңгы вакытта хезмәткәрләргә алдалау фактлары буенча командировкаларга еш чыгарга туры килә, бу, әлбәттә инде,  вакытны ала һәм башка эшләрне вакытында тәмамларга комачаулый, чөнки  һәркемнең материалларны тапшыру вакыты билгеләнгән. Әмма һәр җинаятьче үз җәзасын алырга тиеш.

Тикшерүчеләр бәйрәм көннәренә карамастан, баш күтәрми эшләделәр.

– Урлау, алдалау очракларын тикшерәбез – безнең хезмәт эшне вакытында һәм ашыгыч рәвештә башкаруны таләп итә. Ял көне? Юк, бу хакта ишетмәдек тә, – дип бер-берсенә карап елмаештылар алар. –  Хәтта өйгә шалтыратырга да куркабыз, әйдә, бездән башка гына ял итсеннәр.

Оперативниклар һәм тикшерүчеләр белән шәхсән сөйләшү, эш материалларын тагын бер кат карап чыгу һәм яшь курсантлар эшен күзәтү  өчен, Илгиз Ислян улы да югары катка күтәрелде.

Бүлектә полиция исемен намус белән йөртергә әзер булган яшьләрне эшкә теләп алалар. Әмма яшьләргә монда йомшарып утырырга ирек бирмиләр. Җитәкченең ИВСның яшь кизү торучысы алып кергән документларга кул куйганда, берүк вакытта аның вазифаи бурычлары турында сораштыруын һәм шпаргалка язып, аны даими кабатлап йөрергә боеруын үзем ишетеп инандым. Әле  ул яшь хезмәткәрнең өйрәнгәннәрен тагын бер кат  шәхсән тикшерергә дә вәгъдә бирде.

Әйтергә кирәк, нинди рангта булуына һәм нинди звание йөртүенә бәйсез рәвештә, полиция бүлегендә һәр хезмәткәргә карата тәртип катгый. Җитәкче кабинетына да рөхсәт сорап, нинди мәсьәлә белән мөрәҗәгать итү турындагы фикерне анык җиткереп кенә керәләр. Республиканың иң яхшы  криминал-экспертлары арасына кергән  криминал-эксперт Илһам Сәлахов кабинетында  да идеаль тәртип. Бүлмәдә, музейдагы кебек, бөтенесе дә киштәдә папкаларда үз урынын алган.

Штабта да эш кайның иде, әмма тыныч агымда. Аларның эше тынлык таләп итә – монда  кабул ителгән барлык мәгълүматлар да комплекслы анализлана һәм системага салына. Шуннан чыгып бөтен бүлек эше җайга салына.

Ә кизү частенә аяк басканда берьюлы ике телефон шалтырады – кемгәдер кабаттан полиция хезмәткәрләренең ярдәме кирәк. Кизү торучы өченче телефонны алып, оператив-тикшерү төркеменең вакыйга булган урынга юл тотуын оештырды һәм  параллель рәвештә кабул итеп алынган вакыйга турында җитәкчелеккә хәбәр итте.

Менә шулай, полиция бүлегендә һәр көнне, тәүлекнең 24 сәгате, атнаның җиде көне буена шундый ыгы-зыгы, монда яллар да, бәйрәм көннәре дә юк.  Тотрыклы криминоген хәл, районда җәмәгать тәртибе һәм җәмәгать иминлеге – бу гражданнар өчен гади сүзләр, ә  Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге хезмәткәрләре өчен – көндәлек хезмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев