Быелгы сезон кадрларның ышанычлы тыл булуын раслады
29700 гектардан артык урманнар Аксубай урманчыларының ышанычлы яклавы астында.
Һөнәри бәйрәм – Урман хезмәткәре көне алдыннан без районның баш урманчысы – «Аксубай урманчысы» ДКУ җитәкчеурманчысы Андрей Ильмухин белән аралаштык.
– Андрей Александрович, Татарстанның урман фондына быел ике бәла янады – ефәк күбәләге һәм аномаль корылык. Район урманчылары моның белән ничек көрәштеләр?
– Шөкер, янгыннар булмады, әмма хәлләр киеренке иде. 24/7 режимында зур профилактик эш алып барылды. Янгын куркынычы сезонында һәр участок урманчылыгында штаттан тыш янгынга каршы командалар төзелде. Урман хуҗалыгы министрлыгы күп көч куйды, районга “Соболь” автомобиле базасында урман янгыннарын сүндерү өчен кирәкле барлык җайланмалар белән янгынга каршы техника һәм «Нива» патруль автомобиле бүлеп бирелде. Шулай ук участок урманчылыкларына ранецлы янгын сүндерү җайланмалары бирелде. Район җитәкчелегенә, МЧС хезмәткәрләренә, авыл җирлекләре башлыкларына, агрофирма җитәкчеләренә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәбез. Без янгынга каршы иминлек таләпләрен үтәп, бердәм эшләдек һәм район территориясендә урманнарда янгын чыгуга юл куймадык.
Ефәк күбәләгенә килгәндә, бу безнең зур проблема, районда урман мәйданнарының 90 проценты зыян күрде. Хәзерге вакытта урман янәшәсендәге торак пунктлар тирәсендә корткычларга каршы кул белән көрәш алып барабыз, участок эшчеләренә иреклеләр дә кушылды, күкәй салынган урыннар табыла һәм юк ителә. Кыш кырыс булыр һәм алар туңып юкка чыгар дип өметләнәбез.
– Җәй эссе килүгә карамастан, урманнарны торгызу һәм экологик иминлек буенча төп эшләр башкарылдымы?
– Без Дәүләт йөкләмәсе буенча планны үтәдек. Ибрай, Чабаксар һәм Аксубай урман участоклары эшчеләре тырышлыгы белән 27,0 гектар урман утыртылды. Сүз уңаеннан шуны әйтеп үтәсем килә, һәр гектар мәйданда 4 меңнән артык үсенте бар. Аномаль эсселек аркасында үсентеләрнең тамырга китү-китмәве мөһим түгел, без көзен югалтуларны тулыландырачакбыз. Район территориясендә «Хәтер бакчасы», «Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау акцияләре актив үткәрелде. Хәзерге вакытта урманнарны яраксыз агачлардан чистарту, яшь үсентеләрне тәрбияләү, ефәк күбәләгенә каршы кул белән көрәш эшләре дәвам итә.
– Кадрлар барысын да хәл итәме?
–Йөз процентка! Һәм быелгы җәйге сезон моны тагын бер кат исбатлады. Безнең участок урманчылыкларын тәҗрибәле урманчылар Алексей Данилов, Айрат Җамалиев, Сергей Мартынов җитәкли. Аларның һәрберсе урманнар өчен янып-көеп яши. Мөгаен, тармакның уңышлы эше өчен шулай булырга тиештер дә. Һәркайсы урман фонды гектары өчен җаваплы. Ибрай һәм Аксубай урманчылыгы территорияләре – 9шар мең, Чабаксар урманчылыгы 12 мең гектар урманнарны били. Бездә кадрларның төп өлешен тәҗрибәле, үз эшләрен яраткан кешеләр алып тора. Шулай ук өметле яшьләр дә бар, алар өлкән остазларының тәҗрибәсен теләп үзләштерәләр. Форсаттан файдаланып шуны әйтеп үтәсем килә, сентябрь ахырына кадәр урман-техник көллиятенә укырга кабул итү дәвам итә. Анда урманчы һәм хисапчы һөнәрләренә бушлай укырга була. Белешмә алу өчен безнең урманчылыкка мөрәҗәгать итәргә.
– Коллективка теләкләрегез…
– Төп теләкләрне үзебезнең ветераннарыбызга җиткерәсем килә. Үзебезнең остазларыбыз – Вячеслав Владимирович Мастриковны, Александр Степанович Ильмухинны, Александр Евгеньевич Карандаевны, Николай Федорович Горбуновны, шулай ук тармакның барлык ветераннарын һөнәри бәйрәм белән чын күңелдән котлыйм. Сәламәтлек һәм озын гомер сезгә, ветераннар. Ә хезмәткәрләргә, без теләсә нинди катлаулы бурычны бергәләп башкара алабыз, дип әйтәсе килә. Һәм төп теләк – бер-беребез өчен ышанычлы тыл булу
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев