Быел Татарстанда 11 яңа мәктәп ачыла
Быел Татарстанда 11 мәктәп кулланышка тапшырыла, шул исәптән тугызы 1 нче сентябрьгә үк ачылачак.
Бу хакта Яшел Үзәндә мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әйтте.
"Министрлык һәм ведомстволар белән хезмәттәшлек нәтиҗәсендә, яңа төзелгән биналарга хоукый документлар вакытында алынган. Шул ук вакытта аларны лицензияләү һәм кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләре кискен тора", - диде Илсур Һадиуллин.
Министр район-шәһәр башлыкларын белем бирү оешмалары проблемаларын хәл итүдә ярдәм күосәтүләрен сорады.
Соңгы биш елда республикада 41 гомуми белем бирү мәктәбе төзелгән.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев