Бурычлар үтәлгән, ләкин эшлисе эшләр дә бар әле
Яңа Аксубай авыл җирлегендә 2025 елга йомгак ясалды.
Җирлек башлыгы Алексей Макаров җирлек Советы эше белән таныштырды. Җирлекнең биш торак пунктында 967 кеше исәпләнә. Яшәүчеләр – 741 кеше. Хисап чорында 4 бала туган, 32 кеше вафат булган. Хезмәткә яраклылар – 522 кеше.
Махсус хәрби операция барган чорда 9 якташ һәлак булган, башкалар хезмәт итүне дәвам итә. Халык махсус хәрби операция бурычларын үтәүче сугышчыларга ярдәм җыюда актив катнаша, СВО зонасына җылы әйберләр, дарулар, генераторлар озатылган. Василий һәм Вадим Максимовларга автомашина ремонтлап җибәрелгән. Бу гаиләдән өч ир-егет: Юрий, Василий, Вадим фронтта Ватан мәнфәгатьләрен яклыйлар.
Алексей Макаров үз исеменнән һәм якташ-сугышчылар исеменнән Яңа Аксубай җирлеге халкына СВОга күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Җирлек ике программада катнашкан: «Урамнарны яктыртуны торгызу» федераль программасы буенча – Азат авылында 11 яктырткыч куелган; «Авылларны комплекслы үстерү» ТР гранты буенча — 2 млн. сумга Кисада чишмә төзекләндерелгән, кар эткеч һәм Яңа Аксубайда суүткәргеч өчен торба сатып алганнар. Үзара салым буенча 400 мең сум җыйганнар, республикадан 1,6 млн. сум финанслаган. Бу акчаларны тулысынча үзләштергәннәр. Үзара салым хисабына авыл юллары яхшыртылган, суүткәргечләр төзекләндерелгән, Киса авылында яңа һәйкәл төзелгән, урамнар яктыртылган, шулай ук бер өлеше кышын юлларны кардан чистартуга тотылган.
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 158 баш мөгезле эре терлек бар, шул исәптән 66 савым сыеры. Терлек тотучыларга дәүләттән 289500 сум субсидия түләнгән.
Җирлек башлыгы төзекләндерү эшләре, мәдәният, сәламәтлек саклау учреждениеләре эшчәнлеге турында сөйләде. Авыл халкының тормышын яхшырту буенча башкарылган эшләрдән тыш, хәл ителмәгән мәсьәләләр дә бар әле. Алар арасында: Киса авылында мәктәп-бакча төзелеше, Яңа Аксубай мәдәният йорты һәм Киса авыл клубына капиталь ремонт таләп ителә; Азат авылында су челтәрләрен яңартырга кирәк.
Район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин җирлекнең узган елгы эшенә анализ ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев