Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Бурычлары – миллионлаган

Суд приставлары федераль хезмәт Идарәсенең Аксубай бүлеге производствосында алимент түләттерү буенча 196 эш бар.

Тулаем алганда әҗәт суммасы 24 миллион сумнан артык тәшкил итә.

Өлкән суд приставы Михаил Вьюгин хәбәр иткәнчә, эшләрнең кайберләре 2006 елда ук ачылган булган, хәер бурычлар элек тә булган.

Әмма кайбер алиментчылар аларны ирекле рәвештә түләүдән читләшәләр. Әҗәтлеләр исемлегендә үз балаларына алимент түләүдән качып йөргән ир-атлар гына түгел, хатын-кызлар да бар.

Приставлар производствосында ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән хатын-кыз- әниләргә карата ачылган 39 эш бар. Алар үз балаларына 7 миллион сумнан артык акча тиеш. Хәтта дүрт, биш  баласы өчен алимент түләргә тиеш булган күке-аналар да бар.

– Без алимент буенча әҗәтләре булганнарны үзебезгә профилактик әңгәмәләргә чакырабыз, яшәү адреслары үзгәргән очракта, аларны эзләп табабыз, чакыру яки шалтырату буенча суд-приставы-башкаручысына кабул итүгә килергә теләмәгәннәрне, адреслары буенча барып табып, мәҗбүри алып киләбез, – дип сөйли өлкән суд приставы.

– Ирекле рәвештә алимент түләмәгән кайбер ир-атлар җинаять эше кузгатылган очракта да аңлап якын киләләр, алар белән уртак тел табып була, ә менә алимент түләргә тиешле хатын-кыз-аналар белән берничек тә аңлашып, сөйләшеп булмый – алар әҗәтләрен бары тик суд тәртибендә генә каплый башлыйлар. Быел явыз ният белән алимент түләмәгән ата-аналарга карата 9 җинаять эше ачылды.

Алиментлар –  аерым яшәүче гаилә әгъзаларына, туганнарга (балаларга, ата-аналарга һ.б.) канун буенча каралган матди тәэминат. Алимент түләттерү буенча дәгъвалар дәгъвачының яки җавапчының яшәү урыны буенча  җәмәгать судьясына тәкъдим ителә. Карар чыгарылгач, башкару кәгазе суд приставларына тапшырыла һәм алиментны түләттерү бурычы аларга йөкләнә.  

Алимент күләме  ата- ананың хезмәт хакы өлешеннән чыгып билгеләнә. Канун буенча бер балага керемнең дүрттән бер өлеше, ике балага – өчтән бер өлеше, өч һәм аннан күбрәк балага керемнең яртысы тиеш. Әгәр дә кешенең даими эш урыны юк икән, суд приставы сүзләренә караганда, алимент канун нигезендә Россия Федерациясе буенча уртача хезмәт хакы күләмендә билгеләнә – май аеннан аның күләме 43815 сумга тиң.

Шуннан чыгып исәпләгәндә алимент түләүләре бер балага – 10953,75 сум, ике балага – 14605 сум, өч һәм күбрәк балага – 21907, 5 сум килеп чыга.
Алиментка бәйле мәсьәләне судтан тыш та хәл итеп була икән.

– Ата-аналар балаларны матди яктан тәэмин итүгә бәйле килешү төзиләр. Ул алимент түләү күләмен,  шартларын һәм тәртибен билгели. Килешү нотариаль тәртиптә расланган булырга тиеш, – дип аңлата Михаил Вьюгин. –  Безнең практикада балаларның әтиләре янында калган очраклар да бар.

Ничек кенә булмасын, ата-аналар, никахта тору-тормауларына карамастан, балаларны тәрбияләү белән генә түгел, балигъ булганчыга кадәр аларны матди яктан тәэмин итү белән дә шөгыльләнергә тиеш. Бу бурыч канун тарафыннан билгеләнгән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев