Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Булачак урманны үз куллары белән үстерәләр

Яз һәм көз айларында урманнарны торгызу чоры җиткәч, Чабаксар участок урманчылыгы питомникны утырту материалы белән ышанычлы тәэмин итә.

Участок урманчылыгы эшчәнлегендәге бу мөһим объектны лирик яктан урман бишеге дип атыйлар. Асылда, ул шулай. Савгач авылы янәшәсендәге урман янында өч гектарга якын территориядә 15 төрле агач-куак: каен, усак, тирәк, чыршы, нарат, имән, җимеш бирә торган агач-куаклар үсә.

Питомникта Савгач авылында яшәүче хатын-кызлар – Алена Пискарева, Ольга Семенова һәм Екатерина Тимофеева эшли. Бу тынгы белмәс хезмәткәрләр сезонны яз башында башлыйлар – урманнарның төп нигезен тәшкил иткән агач-куаклар орлыкларын чәчәләр һәм көзнең соңгы көннәренә кадәр булачак урманнарны тәрбиялиләр.

– Эшебезне яратабыз, авырлыклардан курыкмыйбыз, – диләр алар. – Участок урманчылыгында коллектив тату, бердәм, эштә бер-беребезгә ярдәм итәбез.
Төрле яшьтәге: берничә дистә сантиметр биеклектәге һәм яңа гына туфрактан шытып чыккан чыршы, нарат, каен үсентеләре зур игътибар һәм кайгырту таләп итә. Алар эсседә корып та, башка факторлар йогынтысыннан да юкка чыгарга мөмкин. Питомник эшчеләре аларны игътибар белән карыйлар, саклыйлар, булачак урманнарны үз куллары белән үстерәләр.

Хатын-кызлар шулай ук агач орлыклары җыюда да, участокның хуҗалык эшләрендә дә катнашалар. Узган җәйдә питомникта койманы алмаштырдылар. Бу эштә дә объект хезмәткәрләре беренче ярдәмчеләр булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев