Бүген Татарстанда томан һәм -20 градус суык булуы көтелә
6 декабрьдә Татарстан территориясендә алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, төнлә урыны белән бераз кар яварга мөмкин.
Бу хакта республика Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Урыны белән томан фаразлана. Төнлә һава температурасы -13..-18, көндез -10..-15 градус тәшкил итәчәк. Кичкә таба температура -15..-20 градуска кадәр түбәнәя.
Юлларда бозлавык көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев