Бүген Аксубай районы балалар бакчаларына һәм мәктәпләренә җылылык бирәчәкләр
Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә җылыту сезоны башланды.
Бу хакта эшлекле дүшәмбедә район мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәмзия Зәйдуллина хәбәр итте.
–Әлегә Аксубайның биш балалар бакчасында, Түбән Баланда мәктәп-балалар бакчасы комплексында, Киса һәм Яңа Аксубай башлангыч мәктәпләрендә җылылык җибәрелде. Бүген барлык белем бирү учреждениеләренә – мәктәпләргә, балалар бакчаларына җылылык бирүне төгәлләргә планлаштырабыз, – дип шәрехләде Рәмзия Зәйдуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев